Соңгы елларда сары авыруы белән чирләүчеләр турында әллә ни ишетелмәсә дә, быел Балтач районында шундый очрак килеп чыккач, халык куркуга калды. Сары белән элек кенә күпләп авырганнар. Замана алга киткән саен бу авыру килеп чыкмаска тиеш кебек тә бит...
- Сары авыруы - гепатит А - бавырны зарарлый торган, сары төшү белән характерланучы йогышлы вируслы авыру.
- Әлеге авыру ничек тарала
- Ул авыру кешедән сәламәт кешегә йогышлы эчәк авырулары кебек үк күчә: авыру кеше белән аралашканда, эчә торган су, азык-төлек, пычрак куллар, чебеннәр аша. Инкубацион чоры 7 көннән 50 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин.
- Авыруның төп билгеләре:
- Иң элек хәлсезлек сизелә, аппетит югала, уң яктан эч авырта (бу бавырның зураюы белән бәйле), тән температурасы күтәрелә, укшыта, костыра, буыннар, тән сызлый, сидекнең төсе куера, ә тизәк төссезләнә, тән һәм күз саргая.
- Авыруны китереп чыгаручы вирус тирә-юньдә бик озак яши. Салкынны әйбәт кичерә. Югары температура һәм көчле дезинфекция чараларына гына бирешә. Шуның нәтиҗәсендә авыру бик тиз һәм күпләп таралырга сәләтле.
- Профилактика
- А Гепатиты авыруына каршы вакцина бар. Прививкалар эпидемик хәлгә карап билгеләнә. Авыру белән бәйләнештә булган кешеләр кичекмәстән (5 көн эчендә) прививкалар ясатырга тиешләр. Авыруга каршы көрәштә төп чара булып прививкалар ясау тора. Ризык әзерләүчеләргә, эчә торган су системасында эшләүчеләргә план нигезендә прививкалар ясалып барыла.
Әлбәттә, шәхси гигиена таләпләрен төгәл үтәү, сыйфатлы ризык, су куллану да иң мөһим шартлар булып тора.
- Соңгы елларда сары авыруы безнең районда күзәтелмәде.
- Үзебезнең районда чирләүчеләр булмаса да, читтән йоктырып кайту очраклары теркәлеп тора. 2015 елда безнен районда бер кеше авырды.
Саксызлык аркасында эләккән чир күпме кешене борчуга сала. Шуның өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен барыбыз да төгәл үтик.
20 октябрь көнне Әтнә волейбол Лигасынын яңа сезоны башланып китәчәк. Башка еллардан аермалы буларак, Һәрбер команда көндәш командалар белән уйнап чыгачак һәм дә уеннар 2 ай дәвәмендә барачак дип планлаштыра ярышны оештыручылар..Уеннарда Әтнә районының ир-егетләр командалары катнаша ала. Оештыру җыелышы 13 октябрь көнне “Ашыт” мәдәни-спорт комплексында узачак, башлану вакыты: кичке сәгать алты.
Мәдәният Министрлыгында “Татармультфильм” оештырган рәсем конкурсында жиңүчеләрне бүләкләп уздылар. Әтнә районынан Күңгәр мәктәбенең 3 сыйныфында укучы Сабирова Сөмбел чакырылды
Ярышта барлыгы 20 дән артык спорт сөюче ветераннар катнашты. Ярышның төп хөкемдәре , Әтнә районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры- Шакиров Раил Гамил улы булды. Ярышның жиңүчеләре медаль һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнделәр.
Өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче Вәлиева Зөбәйдә Фәһим кызын Өлкәннәр көне белән котладылар
Әтнә районы мәдәният йорты «Көзләрнең дә була бер мәле» дип исемләнгән концерт программасын Әтнә районы авылларында күрсәтә
2018 елның 3 октябрендә “Шәфкатьлелек почтасы” акциясе кысаларында “Изгелек” белгечләре өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта торучыларның хәлләрен белделәр
2 октябрь көнне Арча мәдәният йортында Республика күләмендә үткәрелә торган этно-мәдәни фестивальның зональ туры үтте
техникумныӊ актлар залында Рәсәй авыл яшьләре берләшмәсе вәкилләре белән очрашу булып узды
Халыкны кабул итү үткәрелә