Мәдәният Министрлыгында  “Татармультфильм” оештырган рәсем конкурсында жиңүчеләрне бүләкләп уздылар. Әтнә районынан Күңгәр мәктәбенең 3 сыйныфында укучы Сабирова Сөмбел чакырылды

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Узган уку елында районыбызның  башлангыч сыйныф  укучылары “Татармультфильм” оештырган рәсем конкурсында катнашканнар иде. Күптән түгел конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды. 8нче октябрь көнне Мәдәният Министрлыгында оештырылган Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Гарипов Ленар Тәлгат улы, Күңгәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вәлиуллина Фәрдия Рафис кызы һәм Күңгәр мәктәбенең 3 сыйныфында укучы Сабирова Сөмбел чакырылды. Сөмбел “Районымның күренекле урыннары” конкурсында җиңү яулап, беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Конкурста катнашкан балаларның рәсемнәрен һәм исем- фамилияләрен «Век Татарстана-2» анимацион фильмында күрергә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International