Район тарихы

Район турында

Әтнә районы Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан, Татарстан  Республикасының Арча, Биектау районнары, Мари Эл Республикасының  Морки районы белән чиктәш.Территориянең мәйданы 681,4 км.ны тәшкил итә.

Район үзәгеОлы Әтнә авылы.

Әтнә җирлеге бөек мәгърифәтче, галим Шиһабетдин Мәрҗани, күренекле  лингвист галим, Стамбул университеты профессоры Рәшит Рәхмәт-Арат, танылган татар шагыйре Сибгат Хәким, СССРның элеккеге оборона министры урынбасары, генерал-полковник Ачалов В.А., Татарстан Республикасы премьер-министр  урынбасары Сәфәров Ә.Ә.,  шагыйрьләр Самат Шакир,  Хәкимҗан Халиков, Нәҗип Мадьяров, Фирая Зыятдинова, режиссерлар һәм артистлар Хәким Сәлимҗанов, Рәфкать Бикчәнтаев, Зөлфирә Зарипова, Марсель Җаббаров һәм башкаларны биргән.

 Район территориясе 1920 елга кадәр Казан һәм Царевококшайск өязләренә, 1920-1930 елларда Арча кантонына кергән. 1930 елның 10 августында  Тукай районы буларак оешкан, ә 1938 елда Әтнә районы итеп үзгәртелгән. 1959 елның 12 октябрендә  бетерелеп, территориясе Арча районы составына тапшырылган.

1990 елның 25 октябрендә Арча районыннан аерылып чыгып, кабат торгызыла. Район бер милләтле. Район территориясе 46 торак пунктны берләштергән 12  авыл җирлегенә бүленгән.

Авыл хуҗалыгы. Әтнә – авыл хуҗалыгы районы. 10 авыл хуҗалыгы предприятиесе арыш, бодай, солы, карабодай, арпа, тары, борчак, рапс, көнбагыш игү, терлекчелек, ит-сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Авылхуҗалыгына ААҖ “ӘтнәАгрохимсервис”, ООО “Әтнә сельхозтехникасы”хезмәт күрсәтә.

Мәгариф. Районда 11 урта, 1 төп, 9 башлангыч мәктәп, 1 балалар бакчасы-башлангыч мәктәп, 11 балалар бакчасы бар. Барлык белем бирү учреждениеләрендә дә белем һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла.  Өстәмә белем бирү Әтнә Укучылар йорты, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан бирелә. Урта профессиональ белемне  Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы бирә.

Мәдәният. Районда мәдәни спорт үзәге, 13 мәдәният йорты, 27 клуб, район үзәк китпапханәсе, балалар китапханәсе, туган якны өйрәнү музее, Ш.Мәрҗани, С.Хәким музейлары бар.90 елдан артык тарихы булган Әтнә халык театры 2011елның март аенда “Әтнә дәүләт драма театры” статусын алды.

Медицина. Халыкка медицина хезмәтен  Әтнә үзәк район больницасы һәм 27 фельдерлык-акушерлык пунктлары күрсәтә.

Последнее обновление: 11 март 2014, 8:35

Соңгы яңарту: 2023 елның 6 феврале, 00:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International