Әтнә районы мәдәният йорты базасында эшләп килүче, Республика күләм конкурслар җиңүчесе «Сөмбел» халык фольклор ансамбле «Көзләрнең дә була бер мәле» дип исемләнгән концерт программасын Әтнә районы авылларында күрсәтә. Ансамбль «Су юлы» йоласын сәхнәләштерә. Концерт, татар халкына хас булган йола-гадәтләр, табышмаклар, музыкаль әйтемнәр, җыр, бию, такмаклар әйтешү белән үрелеп бара. Беренче концерт 4 нче октябрь көнне Иске Мәңгәр авылы клубында үткәрелде.