26 сентябрь көнне техникумныӊ актлар залында Рәсәй авыл яшьләре берләшмәсе вәкилләре белән очрашу булып узды. Очрашуныӊ максаты –яшьләргә авыл җирлекләрен үстерү, агросәнәгать комплексына ярдәм итү буенча дәүләт сәясәте турында мәгълүмат җиткерү, шушы өлкәдә эшләп килүче программаларның һәм проектларныӊ асылына төшендерү. Шулай ук укучы яшьләр арасында авыл хуҗалыгы һөнәрләренеӊ абруен арттыру да төп бурыч булып тора. Очрашуда Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре һәм студентлары чыгыш ясады. Рәсәй авыл яшьләре берләшмәсенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Шаһивәлиев Ленар Рифат улы авыл хуҗалыгына ярдәм итү, авыл җирлекләрен иҗтимагый үстерү өчен күрсәтелгән дәүләт ярдәме турында сөйләде.