“Шәфкатьлелек почтасы” акциясе кысаларында “Изгелек” белгечләре өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта торучыларның хәлләрен белделәр

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

2018 елның 3 октябрендә “Шәфкатьлелек почтасы” акциясе кысаларында “Изгелек” белгечләре өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта торучы  Кече Әтнә авылында яшәүче Мөхәммәтҗанова Роза Габделхак кызын,  Олы Әтнә авылыннан Хәкимова Разия Хәким кызын өлкәннәр көне һәм туган көнннәре белән котладылар. Чарада гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы балалар катнашты. Алар өлкәннәргә үз куллары белән ясаган котлау открыткалары тапшырдылар. Өлкәннәр өчен мондый открыткаларны балалар “Син ялгыз түгел” клубында күңел җылыларын салып эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International