Өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче Вәлиева Зөбәйдә Фәһим кызын Өлкәннәр көне белән  котладылар

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

2018 елның 3 октябрендә Халыкара Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында,  Әтнә районының «Изгелек» социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры вазыйфасын  башкаручы Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре  өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче Вәлиева Зөбәйдә Фәһим кызын бәйрәм белән  котладылар, күчтәнәчләр тапшырдылар. Чарада гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы балалар да катнашты. Алар “Шәфкатьлелек почтасы” акциясе кысаларында Зөбәйдә апага үз куллары белән ясаган открытка һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International