ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2018 ел
шимбә

Иң яхшы мәктәп автобусы йөртүчесе – 2018

Мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләләрнең өйләрендә булдылар


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

15 октябрь 18 сәгатьтән 16 октябрь 18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез явым-төшемсез. Аерым районнарда томан. Җил көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә. Һаваның минималь температурасы төнлә +3..+7º, көндез максималь һава температурасы +11..+14.

Этнэ районы эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән берлектә СДК "БИНК" Казан профконсультанты Вылегжанина А. В. 8-11 сыйныф укучыларына профориентация уткәрде

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына традицион көрәш ярышларында Көрәшчеләр быел  яңа кагыйдәләр буенча бил алышты.Бу турнир быел 23 нче мәртәбә уздырылды. Ул ике көн дәвамендә барды.Көрәшчеләр 60, 70, 80, 90, 100, 130 һәм 130 килодан югары үлчәү авырлыгында 46 командадан 286 көрәшче катнаша бил алышты. Әтнә командасы бу ярышларда район данын яклап уңгышлы гына чыгыш ясап кайтты.


14
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры 8 (101) театраль сезонын  ачып җибәрде


12
октябрь, 2018 ел
җомга

Салкыннар җитү белән йогышлы авырулар арасында төп урынны алып торган кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар саны кискен арта. Авыруларның 12-15%ы гриппка туры килә, авыручыларның яртысы диярлек балалар.

 

Эшләнэсе 7 авыл калып бара.Шул ук вакытта  Кушәр күмәк хуҗалыгында  лейкоз белән бруцеллезга тикшерү өчен мөгезле эре терлекләрдән кан алынды.

Өлкәннәр көне... Октябрьнең салкын, җилле көннәренә аяк басуга уза торган бу бәйрәм үзенең исеме белән үк күңелләрне җылыта, җаннарга рәхәт бер тынычлык бирә.

Фәридә ФИЛАТОВА

Соңгы елларда бу бәйрәм бик зурлап, матур чаралар белән үрелеп үткәрелә. Ай башында өлкәннәр декадасы игълан ителә, бу көннәрдә бар кадер- хөрмәт күрсәтелә аларга. Ә иң куанычлысы - өлкәннәргә карата игътибар ел әйләнә бездә дип курыкмыйча да әйтергә мөмкин. Үзләре дә бик актив өлкәннәребез – алар катнашындагы төрле спорт ярышлары, концерт – тамашалар,  күңелле очрашулар оештырылуы турында да еш язабыз. Ә инде бәйрәмгә килгәндә, һәр авыл җирлегендә дә өлкәннәрне чакырып чәй табыннары хәстәрләнә, лаеклы ялдагылар өчен күчтәнәч пакетлар әзерләнә. Бу яктан авыл җирендә яшүчеләрнең шәһәрдәгеләр каршында берникадәр өстенлеге дә юк түгел. Бер генә мисал, Әтнәгә күченеп кайткан туганнарым Өлкәннәр көненә беренче тапкыр күчтәнәчләрен кулларын алгач, шатланып та, аптырап та калганнар иде. “ Ничә ел лаеклы ялда булып, үзебез лаеклы ялга чыккан заводтан күчтәнәч түгел,  бер открытка да күргән булмады”,- диештеләр. Олы кешегә әллә ни күп  кирәкми дә инде, югыйсә, бүләккә караганда искә алулары зуррак куаныч...

Олы Әтнәдә исә лаеклы ялдагыларны традиция буенча, дәүләт драма театры бинасына чакырып кунак иттеләр. Социаль яклау бүлегендә эшләүче кызлар бирегә килгән һәр өлкән кешене якты чырай белән каршы алдылар, тәм- томнар белән тулы табын янына утыртып, кайнар чәй, коймак белән сыйлап тордылар. Үзәктән генә түгел, һәр авыл җирлегеннән дә ветераннар советы рәисләре, аларның актив ярдәмчеләре дә кунак булды быел. Шунда ук ветераннар советы рәисләре тырышлыгы белән әзерләнгән стендлар да урын алган иде. Аларның һәркайсында җирлектә яшәүче өлкәннәрнең тормыш- көнкүреше, бергәләп үткәрелгән чаралар, кызыклы мәгълүмат  чагылдырылган. Тырышканнары бушка китмәгән, өлкәннәр арасында зур кызыксыну тудырды әлеге стендлар. Чәй табыныннан соң, театрның тамаша залына юл алды өлкәннәр. Биредә алар өчен Филармония артистлары зур концерт белән чыгыш ясады. Мондый бүләкне өлкәннәр өчен район хакимияте белән берлектә Татар конгрессы иҗтимагый берләшмәсенең халыкара берлеге рәисе, Дәүләт советы депутаты Ренат Закиров ясады. Бәйрәм уңаеннан өлкәннәрне район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова изге теләкләрен җиткереп узды. Ренат Закиров та залдагыларны бәйрәм белән котлады һәм олы юбилее уңаеннан район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтовка Татар конгрессы иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе исеменнән “Рәхмәт хаты” тапшырып узды. Анда “Милләтебез алдындагы олы хезмәтегезне искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдәге гореф- гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен” дигән юллар да бар. Мингазиз Зиннәтовның тырыш хезмәте тиешле бәяне алуга без дә бик шат. Ничәмә- ничә еллардан Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Әле алда күңелле очрашулар, төрле спорт ярышлары көтә аларны. Исән- сау булсыннар да, безгә үрнәк һәм кирәк булып, төпле киңәшләрен биреп, өйләребезне нурландырып тагын бик күп еллар сау- сәламәт булып, янәшәбездә булсыннар иде. Бәйрәмегезе белән өлкәннәр!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International