2018 елның 12 октябрендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры 8 (101) театраль сезонын Шәриф Хөсәенов пьесасы буенча куелган «Әниемнең ак күлмәге» (“Әни килде”) спектакле белән ачып җибәрде. Әтнә районы халкы һәм кунаклар спектакльне бик яратып кабул иттеләр. Алкышлар тынып торганнан соң театр директоры Ленур Зәйнуллин коллективны сезон ачылышы белән котлап, тамашачыны театрның 100-еллык юбилее белән бәйле киләчәккә планнар белән таныштырды һәм юбилей кичәсенә чакырды. Шулай ук тамашачыларга юбилей уңаеннан Татарстан Республикасының дәүләт театрлары тарафыннан Әтнә театры сәхнәсендә куелачак спектакльләре турында әйтте. Юбилейга багышлап театр тарихын чагылдырган китап чыгачагын белдерде. Аның авторы Әтнә театрының Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Хабибуллин. Быелгы сезонда чыгачак яңа премьераларны да игълан ителде: М. Метерлинкның “Күк кош” исемле балалар әкияте, Г. Камалның “Безнең шәһәрнең серләре” һәм театраль сезонын ябачак А.Федорованың “Фронтовичка” спектакле. Инде традициягә әйләнгән бүләкләү элешендә узган театраль сезонында нәтиҗәле хезмәт күрсәткән өчен лаеклы театр хезмәткәрләре бүләкләнде.