ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2013 ел
якшәмбе
Район советы сессиясендә Татарстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Әсгать Әхмәт улы Сәфәров катнашты. Сессиядә көн тәртибе буенча бер мәсьәлә - Әтнә районының 2012 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар каралды.

20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
“Һәр кеше мөһим. Һәрберсен игътибар белән карарга кирәк..”, – диде ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Рамил Уел улы Әхмәтов район үзәк больницасының узган еллык эшенә нәтиҗә ясаганда.

17
февраль, 2013 ел
якшәмбе

Әтнә районы оешмалары арасында КВН уеннары башланып китте. Тамашачы мәгънәле юморга, шаяннар һәм тапкырлар клубы аша елмаюлы очрашуларга сусаган икән бит! Олы Әтнә урта мәктәбе, техникум, мәдәният бүлеге, район хастаханәсе, китапханәчеләр үз көчләрен сынарга өлгерделәр инде.


15
февраль, 2013 ел
җомга
Мәгариф министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясендә Әтнә районы мәгариф системасы рейтинг нәтиҗәләре буенча республика районнары арасында  икенче урын яулап, 800 меңлек сертификатка ия булды.

13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Ниһаять, ӘХЛ финиш сызыгын үтте. Күәм командасы үзенең җиңүләр багажын тагын икегә арттырып, аларның санын алтыга җиткерде.Чемпионат барышында команда тигез, матур уеннар белән сокландырды. Нәтиҗәдә, чемпион исемен яулады.

11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Якшәмбе көнне бөтен Россия белән безнең район спорт сөючеләре дә “Россиянең чаңгы юллары-2013” ярышына чыкты. Җилле суык һавада үз-үзеңне җиңеп, чаңгыга басу да үзе бер батырлыктыр мөгаен. 296 катнашучы арасында балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә бар иде. Ярышны башлап сүз алган, Район Советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов та: “Һәркайсыгызга уңышлар. Ярышта катнашу һәркемнең үзе өчен, сәламәтлек өчен кирәк”, – диде.

9
февраль, 2013 ел
шимбә
Узган ел күрсәткечләре буенча “Ленин” барысы 1100 баш, алдагы елдан 45 бозауны күбрәк алган. “Бер хуҗалык өстәмә 45 баш бирсә, 10 хуҗалыктан 450 була ул”, – ди авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Наил Фәйзрахманов.

8
февраль, 2013 ел
җомга
Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы кысаларында район мәктәпләре укытучылары аерым спорт төрләре буенча көч сынаштылар.

5
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында “Ел тәрбиячесе – 2013” бәйгесе старт алды. Үткән тарих һәм мәдәни мирас елына багышланган бәйгенең беренче  турын   Дусым, Күәм, Күлле Киме, Бәрәзә, Олы Мәңгәр, Яңа Әтнә, Яңа Шашы тәрбиячеләре башлап җибәрде.

31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Авыл клублары” программасы буенча 2013 елны Татарстанда 46 мәдәният объекты сафка басарга тиеш. Иң куанычлысы – аларның берсе бездә башкарыла. Татар дөньясына шактый күп талантлар биргән Күлле Киме авылында күп функцияле – үз эченә мәдәният йортын, ФАП һәм китапханәне, шулай ук авыл җирлеген алучы объект төзелә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International