ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Татарстанның юстиция министры урынбасары, хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарәләр белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы, хакимиятнең утырышлар залында җирле үзидарә җитәкчеләре, аларның урынбасарлары һәм кайбер оешма җитәкчеләре белән очрашты

28
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

ӘХЛ уеннары кызганнан-кыза: 26-27 гыйнвар көннәрендә Әтнә һәм Бәрәскә авыллары бозларында узган матчлар шул хакта сөйли. Бүгенге көндә, 12шәр очко туплап, Бәрәскә һәм Әтнә командалары ярышларның интригасын тагын да кискенләштерде. Быелгы кубок кем кулында булыр, спортта даимилек принцибы бармы, әллә хоккей мәйданы могҗизалар кырына да әверелә аламы? Әтнәнең хоккей сөючеләре бүген әнә шул хакта баш вата.


26
гыйнвар, 2013 ел
шимбә
Әтнә дәүләт драма театры 25-26 гыйнвар көннәрендә Зөлфәт Хәкимнең "Язын бозлар акканда" музыкаль комедиясен сәхнәгә куйды.

23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Әтнә хоккей лигасы (ӘХЛ) старт алды. ӘХЛ кубогы өчен быел Әтнә, Бәрәскә, Шашы, Мәңгәр, Күңгәр, Күәм командалары көрәшә.

18
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Әтнәнең үзәк мәчетендә ислам дине нигезләре, намаз уку тәртипләрен белү буенча балалар арасында бәйге булып узды.

17
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Елдагыча, легендар көрәшче Бәрәзә Хафиз исемендәге көрәш турниры узды.

12
гыйнвар, 2013 ел
шимбә

2013 – экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан Күлле Киме мәктәбендә урнашкан Сибгат Хәким музеенда Россиянең һәм Татарстанның атказанган фәнни хезмәткәре, 32 китап, 21 сүзлек, бик күп монографияләр һәм мәкаләләр авторы, профессор Фирдәвес Гарипова белән очрашу булып узды


7
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры балалар өчен, Яңа ел бәйрәменә багышлап, яңа спектакль әзерләде. Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган “Урман club" тамашасы балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады.

5
гыйнвар, 2013 ел
шимбә
Әтнәлеләр елны хоккей турнирыннан башлады. Күркәм гадәт буенча, инде алтынчы ел Күәм урта мәктәбе бозында Реваль Низамов һәм Илгизәр Зарипов истәлегенә багышланган хоккей ярышлары булып узды. Турнир елдан ел үзенең географиясен киңәйтә бара, биредә Әтнә командаларын гына түгел, ә күрше районнардан килгән хоккей яратучыларны да күрергә, матур уеннарны карап хозурланырга мөмкин иде. Турнирның шулай озын гомерле булуын даими иганәчеләре - җирле эшмәкәр Р.Хәбибуллин һәм "Тукай" хуҗалыгының уртак тырышлыгы белән аңлатып буладыр. Ветераннар арасында хәлиткеч көрәштә кубокны боз хуҗалары - Күәм командасы яулады. Ә яшь хоккейчылар арасында Әтнә командасына тиңнәр булмады.

31
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Олы Әтнәдә Яңа ел тамашасы һәркемнең күңеленә хуш килде. Җыр-бию, маскалар, уеннар белән үрелеп барган бәйрәм салют белән төгәлләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International