Үзара әңгәмәдә:
– Биредә терлекләрне тәрбияләү шартларыннан ак көнчелек белән көнләшәм, – диде Теләченең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов. Соңыннан:
– Әйбәт ысулга охшаган, – дип нәтиҗә ясады.
Ралиф Низаметдинов 30 ел буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли. Җитәкчелек стажы 20 елдан артык.
– Терлекнең ясалма орлыкландыру ысулы аша туганлыгы күренеп тора. Гәүдә төзелешен карау да җитә, – ди.
Теләчеләрнең максаты – бездәге тәрбия шартлары белән танышып, кайсыдыр өлешләрен үзләренә кабул итү. Теләче районының Муса Җәлил исемендәге ҖЧҖ җитәкчесе сүзләре белән әйтсәк:
– Әлбәттә, һәр районда, хәтта хуҗалыкта – тәрбия шартлары үзенчәлекле. Теләчедә салкын ысул белән тәрбияләүгә өстенлек бирүчеләр күп. – Ә менә “Вамин-Теләче” агрофирмасы җитәкчесе Хәйрулла Хәсәншин Әтнәдә гамәлгә кергән “Себер ысулы” турында югары фикердә.
– Торакка кереп, терлеккә күз салуга ук тәрбия ысулы хакында ниндидер фикергә килеп була, – диде ул.
Салам аслыкта күшәп ятучы, кардада салмак кына әрле-бирле йөрүче сыерларны күргәч шулай диде. Терлекнең физиологик халәтен, тышкы кыяфәтен карап та тәрбия ысулын бәяләп була дип саный.
– Таза гәүдәле терлек авыру була алмый, димәк, продукцияне дә мул бирә, – дип саный.
Кунакларның кайберләре белән аралашырга өлгердем. Күпчелек: “Мондый ысулны тормышка ашыру өчен хуҗалыкның инвестор ярдәменнән башка яшәве кирәк”, дигән фикердә. Әтнә районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов та шул хакта әйтеп узды.
– Әлеге ысулга күчү – озак процесс. Бездә ул күптән башланды. Бүген дә район хуҗалыклары үз мөмкинлекләренә карап ферманың иске торакларын үзгәртәләр, яңаларын булдыралар, – диде.
Шунысы бәхәссез, тәрбиянең бездәге ысулы инде уңай нәтиҗәләрен бирә. Көн саен бер баш сыердан сөт саву, дәүләткә сату күләме арту шуны дәлилли.