9 июнь көнне Әтнә районында социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантана барышында, социаль хезмәткәрләрне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Искәндәр Илнур улы Хәсбиуллин һәм Әтнә районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Габделәхәт кызы Галиева котлады . Алар үз чыгышларында социаль хезмәткәрләр хезмәтенең мөһимлеген һәм әһәмиятен ассызыкладылар, аларның эшчәнлекләре һөнәри күнекмәләр генә түгел, рухи җылылык, сабырлык һәм ярдәм итәргә чын күңелдән теләк таләп итүен билгеләп үттеләр. Бәйрәм барышында хезмәткәрләргә югары казанышлар һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен грамоталар тапшырылды. Бәйрәм программасында бүләкләү тантанасы гына түгел, җирле артистларның иҗади номерлары да бар иде — бу үзенә бертөрле җылылык һәм рәхәт атмосфера тудырды.