“Иң мөһиме – гореф-гадәтне саклау”

2013 елның 27 мае, дүшәмбе

Быелгы Сабантуй да Каенсар урманлыгында, чын мәгънәсендә, гөрләячәк. Бу хакта район Сабан туеның оештыру комитеты рәисе Хәмит Галимҗанов белән сөйләшәбез.

– Район Сабан туе – 8 июнь, авылларда 9ында узачак. Сабан туе күркәм традициягә әйләнгән – мәйданга җигүле атлар керү, җыр-бию белән башланып китәчәк.

– Мәйдан һәм сәхнә бизәлешендә яңалыклар булырмы?

– Әлбәттә. Үзәк мәйдан  һәм балалар мәйданчыгында да үзгә, яңачарак бизәлеш. Шулай ук быел балалар өчен аттракцион уеннар да – шугалак тау, тирбәнчекләр булачак. Пони, дөя дә... алып киләчәкләр.

– Халык көтеп алган ат чабышына ничә ат кертелә?

– Барысы 40 ат буласы. Чикләүләр юк. Көрәштә дә шулай ук. Теләге булган һәркем катнаша ала.

– Районыбыз Сабан туеның үзенчәлеге, күркәмлеге нәрсәдә?

 

– Кайбер районнарда юл асфальтланган, келәмнәр җәелгән дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Хәер, бездә бәйрәмне асфальтланган урыннарда үткәрә алыр идек. Тик Сабан туе – татар халкының милли бәйрәме, шул хакта онытмаска кирәк. Шуңа да безнең өчен иң мөһиме – әти-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтне саклап калып, буыннан-буынга дәвам итү. Сабан туе табигать кочагында – Каенсар урманында уза. Атлар да комнан түгел, чирәмнән чабалар. Көрәшчеләргә дә келәмнәр җәелми. Халык бәйрәмгә килеп, үзен иркен тотып, ял итеп китәргә тиеш. Ә Әтнә районы –  Казан артының саф, халкыбызның милли гореф-гадәтләре, сөйләм теле  сакланган як.

– Игенченең көтеп алган бәйрәме җитә. Сабан бәйрәме алдыннан  район халкына уй-теләкләрегез?

– Язгы чәчүне уңышлы башкарып чыктык. Терлекчелек буенча да уңышларыбыз матур. Нәкъ менә бәйрәм итәр чак. Һәркемгә исәнлек-саулык телим. Эшли беләбез. Бәйрәмнәрне дә матур итеп үткәрик. Татар халкы чисталыгы белән дан тоткан.  Кунаклар алдында сынатмыйк. Мәйданда  чүп-чар калмас дип ышанасы килә. Буш шешәләр, кәгазьләр салыр өчен һәр елдагыча чүп савытлары куелачак. Тәртип саклаучылар да булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International