Иртәнге сәгать 7 тулуга ут үтәсе үзәк урамда ыгы-зыгы башланды. Иң элек Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы янәшәсеннән үтә дип, шунда ашыккан авылдашларны туктатучылар да табылды, “Анда кадәр менмәсәң дә була, Совет урамы буенча үтәсе, соңгы урыны – Театр бинасы янында“, – дип аңлаттылар. Үзәк мәчет тирәсе дә шарлар күтәргән балалар белән тулган. Дини лагерь укучылары аеруча кызыксынып көтәләр. Балалар шул. Самимилек чагыла. Балалыктан күптән чыкканнар да йөгерә. Шарлар күтәргән халык – тегендә бер төркем, монда бер төркем. Печән дә, башка мәшәкатьләр дә онытылды. Аңлап та була. Кеп-кечкенә Әтнә аша шундый зур чараның уты үтсен әле! Күреп каласы килү гаҗәп тә түгел. Гөлүсә апа Фәхриева әйтмешли, “Гомергә бер күрәбез бит. Ничек карамыйсың”. Моны күрми калуың оят. Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы һәм Әтнә дәүләт драма театры каршында чын бәйрәм. Музыкалар уйнап тора, концерт номерлары чиратлаша. Рәмзия Шакирова уеннар уйната. Универсиада эмблемалары, символлары. Студентлар кадәр зарыгып көткәне дә юк. Үзләренең уеннары шул. Шулай булырга тиеш тә.
Кемнеңдер кесә телефоны чылтырады. “Киләләр!” 20 июньдә беренче тапкыр Баулы халкы каршылаган ут йөртүчеләр 9 көн эчендә Азнакай, Лениногорск, Әлмәт кебек зур шәһәрләрне, Кукмара, Балтач, Арча районнарын үтеп, 29 июньдә безгә килеп җитте. Хундай маркалы ике автобус, 3 җиңел машина техникум янәшәсенә килеп туктады. Ышана торган да түгел, Парижның Сорбонна университетында 2012 елның 12 июлендә кабынган ут 25 гыйнварда Владивостокка китерелә. Ай буе Ерак Көнчыгыш университетында саклана. Шуннан соң Универсиада символы Россиянең 30дан артык шәһәрен үтеп, Татарстан башкаласына якынлаша һәм ул безнең Әтнәдә. Һәм менә универсиаданың оештыру комитеты әгъзасы символлар төшерелгән өч кепканы бүләк итәр өчен уен уйната. Сораулар белгән кешегә бик гади.
”Универсиада ничә көн бара?”, “Ничә төр уен кертелгән?”, “Эстафета йөртүчеләр Россиянең нинди зур шәһәрләре аша үткән?” Оятка калмадык. Кепкалар бездә калды. Утлы колба салынган җиңел машина алкышлар астында Тукай бюстын әйләнеп үтеп, техникум каршына килеп туктады. Менә ул тантаналы мизгелләр: эстафетаны безгә тапшыралар, район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов кулында – кабызылган факел! Ул аны Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әгъзәмовка тапшырды. Ә Айрат Әмир улы факелны районыбызда эстафетаны кабул итеп алучы район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмовка тоттырды. Һәм Айрат Фәнил улы утны алып, дистанцияне башлады. 100 метр йөгергәннән соң, аны районыбызда спорт буенча уңышларга ирешкән Эльвира Сираҗиева кабул итеп алды. Шул рәвешле Универсиада уты кулдан-кулга Олы Әтнә урамы буйлап хәрәкәт итте – Диас Мөхәммәтҗанов (спорт мәктәбе директоры), Алинә Вафина (Әтнә районы башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенең I категорияле белгече), Айрат Шәрипов (Универсиаданың партнеры – “Кока-кола” вәкиле), Алмаз Сибагатуллин (“Таң” хуҗалыгы җитәкчесе), Марат Сабирҗанов (Яңа Шашы авыл җирлеге җитәкчесе), Илгиз Хәйруллин (Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе), Камил Сираҗиев (районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе). Иң соңыннан Универсиада утын районыбыз башлыгы финишка алып килде. Аны театр бинасы каршына җыелган халык алкышлар белән каршы алды. Ә Габделәхәт Хәкимов үз чиратында: “Ниһаять, Универсиада уты безнең районга да килеп җитте. Бу бик зур һәм дә истәлекле вакыйга. Исән-сау, җиңүләр яулап үткәреп җибәрергә насыйп булсын”, – диде. Амин.
Шушындый изге теләкләр белән әтнәлеләр Универсиада утын күрше Биектау районына озаттылар.