“Күптән болай итеп Яшьләр көнен билгеләгән, рәхәтләнеп ял иткән юк иде... – дип сөенде халык.
– Кара син ул Миңгазиз абый белән Зәмзәмия апаны. Эх тә итми берсен-берсе арбада утыртып йөрделәр.
– Аяк көрәшен әйт син.
– Атка атланып кыйнауны әйтәсеңме?
– Юк, аякларны бәйләп көрәштергәнне әйтәм.
– Аягы аяк инде, син вакытка ашавын әйт. Оялмыйча чыктылар ә, өчпочмагы тәмле күренде.
– Уеннарын Сабантуйга кертерлек... – бәйрәмнән соң халык әнә шулай фикер алышты. Тәэсирләрне аңлатып кына бетерерлек мени, бердән, уеннар яңа, икенчедән, җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов кайткан, Өченчедән, янәшәдә кибете бар... фейерверк аттылар.
Башта бәйрәмгә җыела алмаган халыкны соңыннан таратып та булмады. Яшьләр белән янәшә олыраклар да дискотекага калды. Мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов үзе алып барды. Мәзәк, уен-көлкеле сүзләр белән күңелләр күтәрелде. Халык санаган төрләрдән тыш, хатын-кызлар таяк та тарттылар, гергә дә чират җитте. Бодайлы капчык та күтәреп йөрделәр, покрышка да ыргытып уйнадылар. Һәркайсының җиңүчесе билгеләнде. Таяк тарткан Т.Фазылҗанова, аяк көрәштергән А.Курмаков, гер күтәргән Т.Фазылҗанова, бодайлы капчык күтәреп йөгергән Д.Баһавиев, атка атланып кыйнашкан Ф.Лотфуллин, вакытка ашаган Ф.Хәкимова, тачкага кеше утыртып йөгергән Г.Гарифуллинага, покрышка ыргыткан И.Мөхәммәтҗановка тиңнәр булмады, бүләкләр дә бирелде. Оештыручыларга, спонсорларга рәхмәт.