ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2013 ел
чәршәмбе
Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан  татар теле буенча  регионара  фән олимпиадасы булып узды.

12
март, 2013 ел
сишәмбе
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең гала концерты булып узды.

6
март, 2013 ел
чәршәмбе
Муниципаль хезмәткәрләр арасында барган спартакиада хакында: чаңгы ярышында шәхси беренчелектә Ринас Сафин 84 кеше арасыннан өченче урынны яулады.

3
март, 2013 ел
якшәмбе
Әтнәдә Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибгатуллин Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы студентлары белән очрашты. Җанлы әңгәмә барышында Фатих Сәүбән улы техникум яшьләрен киләчәктә Казан аграр университеты студентлары итеп күрәсе килү теләген җиткерде.

27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
ӘХЛ тәмамлануга күп вакыт та узмады, районның әйдәп баручы хоккей командалары кабат очраштылар. Бу юлы район башлыгы призына Әтнә бозында барысы 6 – ӘХЛның гамәлдәге чемпионы Күәм, шулай ук Бәрәскә, Шашы, Мәңгәр, Әтнә техникумы һәм Әтнә командалары кәшәкә суктылар. Башта ике төркемгә бүленеп, көчле ике команда – ярымфиналда, аларда җиңүчеләр финалда көч сынашты.

24
февраль, 2013 ел
якшәмбе
Район советы сессиясендә Татарстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Әсгать Әхмәт улы Сәфәров катнашты. Сессиядә көн тәртибе буенча бер мәсьәлә - Әтнә районының 2012 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар каралды.

20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
“Һәр кеше мөһим. Һәрберсен игътибар белән карарга кирәк..”, – диде ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Рамил Уел улы Әхмәтов район үзәк больницасының узган еллык эшенә нәтиҗә ясаганда.

17
февраль, 2013 ел
якшәмбе

Әтнә районы оешмалары арасында КВН уеннары башланып китте. Тамашачы мәгънәле юморга, шаяннар һәм тапкырлар клубы аша елмаюлы очрашуларга сусаган икән бит! Олы Әтнә урта мәктәбе, техникум, мәдәният бүлеге, район хастаханәсе, китапханәчеләр үз көчләрен сынарга өлгерделәр инде.


15
февраль, 2013 ел
җомга
Мәгариф министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясендә Әтнә районы мәгариф системасы рейтинг нәтиҗәләре буенча республика районнары арасында  икенче урын яулап, 800 меңлек сертификатка ия булды.

13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Ниһаять, ӘХЛ финиш сызыгын үтте. Күәм командасы үзенең җиңүләр багажын тагын икегә арттырып, аларның санын алтыга җиткерде.Чемпионат барышында команда тигез, матур уеннар белән сокландырды. Нәтиҗәдә, чемпион исемен яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International