Оешмалар арасында КВН уеннары башланды

2013 елның 17 феврале, якшәмбе

Әтнә районы оешмалары арасында КВН уеннары башланып китте. Беренче булуы җиңелләрдән түгел, әлбәттә. Беренче булдыңмы, башкаларга үрнәк булырга да, шул ук вакытта сынатмыйча чыгыш ясарга да кирәк. Мондый авыр йөкләмәне үтәп чыгу Олы Әтнә урта мәктәбе белән Г. Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укытучыларына насыйп булды. Әйе, район халкы сусаган икән. Гаҗәп тә түгел, соңгы тапкыр оешмалар арасында КВН бик күптәннән уйналды. Һәм менә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының тамашалар залында бер генә буш урын да калмыйча, хәтта як-якка урындыклар да куелды. Ә Олы Әтнә урта мәктәбенең “СОШки” белән авыл хуҗалыгы техникумының “Дөбер шатыр” командалары тамашачының өметен аклады. Көлдерделәр дә, уйландырдылар да. Чыгышларында бүгенге көн һәм дә районкүләм борчыган мәсьәләләр дә читтә калмады. Бигрәк тә “СОШки”лар бүгенге көнкүрешебезне, яшәешебезне чагылдырган вакыйгаларны күз уңына куеп, оста гына итеп чеметкәләп тә алдылар. Укытучыларның балаларга белем бирү белән берлектә җәмәгать эшләрендә актив катнашулары да, татар эстрадасында яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек калкып, тиз арада танылу алган җырчыларыбызга да үтә дә яхшы бәяләр бирелде. Тамашачы көлә-көлә, учы кызарганчы кул чапты, күз кырыеннан тәгәрәгән яшь бөртекләрен сөртте. “Дөбер-шатыр”лар командасы да кимен куймады, бүгенге яшьләребез, ир белән хатын тормышы аша матавыклы чорның кытыршы якларын тасвирларга тырыштылар. Бер сүз белән әйткәндә, икесе дә молодцы. Шулай булса да, җиңүче берәү генә була. Ул – Олы Әтнә мәктәбе командасы. “СОШ”ки”лар беренчеләр булып финалга уздылар. Шулай ук мәдәният бүлеге, китапханәчеләр, медицина вәкилләре дә үз көчләрен сынарга өлгерде. Биредә ак халатлы шәфкать ияләренә тиңнәр булмады. Оешмалар арасында бәйге һәр атнаның дүшәмбе көнендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International