Әтнәдә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең гала концерты

2013 елның 12 марты, сишәмбе
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең гала концерты булып узды.
 Район турында катнашып, мәртәбәле жюри тарафыннан сайланып алынган нәни йолдызчыклар, бу юлы район тамашачысы каршында имтихан тоттылар. Дипломантмы ул, яки лауреатмы – һәркайсы сокланырлык итеп чыгыш ясадылар. Гала концерт барышында катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Җиңүчеләр каршында яңа имтихан – алар район данын яклап, Балтачта узасы зона ярышында көч сынашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International