Район башлыгы призы

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
ӘХЛ тәмамлануга күп вакыт та узмады, районның әйдәп баручы хоккей командалары кабат очраштылар. Бу юлы район башлыгы призына Әтнә бозында барысы 6 – ӘХЛның гамәлдәге чемпионы Күәм, шулай ук Бәрәскә, Шашы, Мәңгәр, Әтнә техникумы һәм Әтнә командалары кәшәкә суктылар. Башта ике төркемгә бүленеп, көчле ике команда – ярымфиналда, аларда җиңүчеләр финалда көч сынашты.

 

 Аеруча, беренче көнне узган Шашы-Техникум очрашуы үзенең кискенлеге белән истә калды. Исәптә әле берсе, әле икенчесе алга чыга торгач, вакыт бетеп китте: нәтиҗәдә, Шашы командасы җиңү яулады. Яисә, Мәңгәр-Әтнә очрашуын алыйк. Монда да Мәңгәр командасы оешкан төстә каршылык күрсәтте, бу очракта ахыргы исәпкә карап фикер йөртергә кирәкмәс тә, мөгаен. Ярымфиналларда Шашы-Әтнә һәм Бәрәскә-Күәм командалары очрашты. Беренчесендә 4:0 исәбе белән хуҗалар, икенчесендә 3:1 исәбе белән Күәм командасы җиңеп чыкты. Бәрәскә Шашыны отып, III урын алды. Финалда Әтнә командасы өстен чыкты, исәп – 3:1. Шулай итеп, район башлыгы призы – Әтнә командасында! Бәйгене оештырган яшьләр эше, спорт һәм туризм комитеты җитәкчесе Камил Сираҗиев сүзләренә караганда, биредә бик матур уеннар күрсәттеләр. “Шундый матур бәйге бүләк иткән өчен район башлыгына рәхмәт”, – ди ул. Боз әзерләүдә, уеннарны хөкем итүдә спорт мәктәбе хезмәткәрләре зур тырышлык куйдылар.  Дөрестән дә, боз мәйданчыгы тигез, шома иде. Һәрхәлдә ӘХЛ чемпионатындагыдан өстенрәк булды. Монысы өчен бу өлкәдә көч куйган егетләргә аерым рәхмәт. Иртә таңнан килеп, боз өстендә мәш килделәр, янгын сүндерү машинасы су тутырып алып килгән  иде. Нәтиҗәдә, хоккейчылар бер дигән уеннар белән сокландырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International