Район Советы сессиясе

2013 елның 24 феврале, якшәмбе
Район советы сессиясе эшендә катнашкан Татарстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, якташыбыз Әсгать Әхмәт улы Сәфәров, Россия һәм Татарстанкүләм программаларны Әтнә җирендә күбрәк алып баруга ярдәм вәгъдә итте.

 Сессия эшендә мәртәбәле кунактан тыш, район советы депутатлары, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп ди­ректорлары, интеллигенция вәкилләре катнашты. Көн тәртибе буенча бары бер мәсьәлә – Әтнә муниципаль районының 2012 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлары каралды.

 Район Советы рәисе Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов үз чыгышында узган ел дәвамында ирешкән уңышларга тукталып, кимчелекләрне барлады һәм алардан котылу юлларын ассы­зыклады. “Әлбәттә, безне беренче чиратта авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең айлык уртача хезмәт хакы борчый, ул республиканың уртача күрсәткеченнән кимрәк”, – дип билгеләде ул. Шулай да, авыл хуҗалыгын саклап кала алуыбызны төп казанышларыбызның берсе дип танырга кирәк.  “Ә бит эре инвесторлар, фермер хуҗалыклары спорт җиһазлары да алып бирмиләр, шугалак ясауда да ярдәм итмиләр, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә дә бушлай яки ташламалы азык-төлек бирмиләр... Чөнки, беренчеләре – теләми, икенчеләренең мөмкинлеге юк”. Болардан чыгып, кыйблабызның ни дәрәҗәдә дөрес булуын тагын бер чамаларга була. Ә уңышларыбыз бихисап! Район башлыгы аларның һәрберсен санап узды. Балалар-яшүсмерләрнең “Сандугач керде күңелгә”, “Созвездие-Йолдызлык” казанышлары, мәгарифтәге Бөтенроссия олимпиа­дасының республика этабындагы күрсәткечләребез, волейболчы­ларыбызның, тимераякта узышучыларның, шахмат өлкәсендәге уңышларыбызны искә алды. Янә мәгарифне искә алып, БДИ бирү нәтиҗәләренең – куанычлы, ә узган елгы республика районнары рейтингында безнең II урында булуыбызга сөенүен әйтте. Нәтиҗәдә, мәгариф бүлеге 800000 сумлык Грант отты. Кол­лективның бүгенге көн таләпләрен аңлап эшләвен, сыйфатлы белем дәрәҗәсенә омтылуын күрсәтә бу!

 Фикер алышуларда катнашып, “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин: “Авылның яшәеше күмәк хуҗалыкка бәйле”, – дип искәртте. Шунда ук яшьләрнең хуҗалыкта теләп калмавына борчылуын белдерде. Дөрестән дә, яшьләрне авылда калдыру өчен төрле социаль программалар гына җитми хәзер. Ә район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән төп юнәлешләр белән таныштырып үтте. Дөрестән дә, яңа ФАПлар төзелү, “Ашыгыч ярдәм” һәм “Кабул итү” бүлекләрен модернизацияләү боларның ачык чагылышы. “Шулай да, бүгенге көндә физкультура һәм спортка нык игътибар итү кирәк”, – дип саный ул.

 Әсгать Әхмәт улы чыгышын алкышлап каршы алдылар. Башта ул республикакүләм уңышларга тукталды – ТАНЭКО нефть эшкәртү, Менделеевскийдагы азотлы ашлама җитештерү заводлары сафка басты, “КамАЗ” заводының уңышлары, Югары Осландагы “ИННО­ПОЛИС”, Яр Чаллыдагы it-парк, “Алабуга” ирекле икътисади зонасы эшчәнлеге, Казаныбызның Универсиаданы каршыларга җыенуы, бу җәһәттән төзелгән спорт корылмалары, халык куллану объектлары, юл чишелешләре һ.б. АПКга кагылып, сөт, ит җитештерү күрсәткечләренә куануын белдерде. Әлбәттә, боларында Әтнә районының да өлеше зур. Кызганычка каршы, республика буенча алсак, бездә айлык уртача хезмәт хакы – иң азы. Бу уңайдан вице-премьер эшмәкәрлекне үстерергә, инвестицияләр җәлеп итәргә киңәш итте. “Резервларыгыз бар, проблемаларны муниципаль районның үзендә хәл итә аласыз, каяндыр ярдәм көтәргә кирәкми”, – дип билгеләде.

 Сессия барышында Әсгать Әхмәт улы Сәфәров: “Дәүләт бүләкләре дә бар иде”, – дип, Ленин исемендәге ҖАХК нәсел заводының баш бухгалтеры Фәридә Бәкер кызы Гарипованы “Татарстан Республиккасының атказанган икътисадчысы” исеме бирелү белән котлап, аңа хөкүмәт бүләген тапшырды.

 Соңыннан 2013 елгы эшчәнлек белән бәйле карар кабул ителде. Татарстан Гимны белән ачылган сессия үз эшен Гимн астында төгәлләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International