ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2013 ел
җомга
   Мәктәбебезнең күпчелек укучылары “Сабантуй” газетасы  һәм экология министрлыгы белән берлектә  Арча укучылар сарае хезмәткәрләре оештырган “Табигать балалары” дип аталган конкурста катнашты. 

29
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында бөек шагыйребезгә 127 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме үткәрелде.

23
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Кызларга исә бию, инглиз теле, кул эше түгәрәкләре якынрак. Кул эшенә кечкенәдән өйрәнү бик кирәк эш. Элегрәк мәктәптә хезмәт дәресе дип йөртелгән фән укытыла иде. Шул дәресләрдә тегү төрләренә, шулай ук  тегү машинасында тегәргә дә  өйрәттеләр безне. Киләчәктә бик зур ярдәме тиде шуның.

20
апрель, 2013 ел
шимбә
“Таң” хуҗалыгына Теләче районы делегациясе килеп китте.

17
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
Күшәр төп мәктәбе базасында “Табигать шартларының кеше тормышына һәм сәламәтлегенә йогынтысы” дип исемләнгән республика семинары узды. Биредә район мәктәпләренең география һәм биология фәннәре укытучылары катнашты
Разил эше югары бәяләнгән

15
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
Театр коллективының Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясаулары турында хәбәр иткән идек инде. Юл тузаннарын кагып өлгергәнче, гастрольләрдән алган тәэсирләре белән уртаклашырга ашыктык.

11
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Фәрдия Хәбибуллина – Күәм авылы кызы, авыл җирлегендә эшли. Ә без аның белән волонтерлык турында сөйләшәбез, чөнки ул 2013 елгы Универсиада волонтеры.

4
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Danone-Юнимилк” компанияләре төркеме җитәкчеләре Татарстан чималчылары белән очрашты. Биредә “2012 елның иң яхшы сөт хуҗалыгы” конкурсы лауреатлары бүләкләнде. Безнең “Тукай” ҖЧҖ – “Ышанычлы партнерлык өчен” призына, ә “Ташчишмә” ҖАХК “Самый динамичный поставщик” титулына лаек булды.  Ә инде “Danone-Юнимилк”ның төп призы – махсус кубокны һәм “Елның иң яхшы сөт хуҗалыгы” титулын “Ленин исемендәге нәсел заводы” ҖАХК алды. Биредә стабиль рәвештә сөтнең сыйфаты яхшы. Беренче тапкыр әлеге кубокта хуҗалыкның һәр терлекчесе үз исемен таба ала.
Әтнә дәүләт драма театры театр сәнгатен үз иткән тамашачыларга рус драматургы Александр Вампиловның “Провинция мәзәкләре” әсәре буенча сәхнәләштергән спектаклен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International