ТУГЫЗНЫҢ ӨЧЕСЕ – ЧИТ ИЛНЕКЕ

2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

23 июльгә районыбыз комбайнчылары 1070 гектар җирдә борчак егып, 685 гектарда суктырдылар.

Гадәттә, уракка төшүгә, һава торышы көйсезләнә. Яңгырны авыл кешесе көтеп алса да, урып-җыю процессына үзгәрешләр кертергә туры килә. “Таң” хуҗалыгында да урып-җыюны төштән соң гына дәвам иттеләр.

Хуҗалык комбайнчысы Хәйдәр Хөснетдинов белән быелгы урак һәм уңыш хакында сөйләштек.

– Елына күрә борчакның чыгышы начар түгел, – дип саный ул.

Биредә борчакны 21 июль көнне үк суктыра башлаганнар. Комбайнчы “Мега” комбайнын һәм ярдәмчесен – улы Фирзәрне мактый. 1973 елдан бирле комбайнда эшләүче Хәйдәр Хөснетдинов, беренче чиратта, үзе мактауга лаек. Башта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. “СК-4”, “Сибиряк”, “Нива”, “Дон” комбайннарын “иярләгән”. “Дон” комбайнында гына 18 ел эшли ул. Менә өченче елын “Мега” белән суктыра.

– Шөкер, комбайн әлегә чыгымламый. Кабинада комфорт – тузан керми, эссе түгел, – ди комбайнчы.

Улы Фирзәр дә өченче ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Тукай авыл хуҗалыгы техникумының механика факультетында белем ала.

“Таң”ның белгечләре белән дә ара­лаштым. Хәзер монда 9 комбайнның өчесе – чит илнеке икән. Югарыда телгә алган “Мега”дан тыш, 2 “Тукано”, 5 “Дон” һәм 1 “Нива” комбайннарында Илдар Таҗиев, Рифат Хәсәнов, Илнар Хәкимов, Фидаил Әхмәтҗанов, Мөнир Ибраһи­мов, Рәдис Йосыпов, Рәүф Ибраһимов һәм Радик Хәйруллин эшли. Уртак көч бе­лән урып-җыюны озакка сузмыйча һәм югалтуларсыз җыеп алырга уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International