23 июльгә районыбыз комбайнчылары 1070 гектар җирдә борчак егып, 685 гектарда суктырдылар.
Гадәттә, уракка төшүгә, һава торышы көйсезләнә. Яңгырны авыл кешесе көтеп алса да, урып-җыю процессына үзгәрешләр кертергә туры килә. “Таң” хуҗалыгында да урып-җыюны төштән соң гына дәвам иттеләр.
Хуҗалык комбайнчысы Хәйдәр Хөснетдинов белән быелгы урак һәм уңыш хакында сөйләштек.
– Елына күрә борчакның чыгышы начар түгел, – дип саный ул.
Биредә борчакны 21 июль көнне үк суктыра башлаганнар. Комбайнчы “Мега” комбайнын һәм ярдәмчесен – улы Фирзәрне мактый. 1973 елдан бирле комбайнда эшләүче Хәйдәр Хөснетдинов, беренче чиратта, үзе мактауга лаек. Башта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. “СК-4”, “Сибиряк”, “Нива”, “Дон” комбайннарын “иярләгән”. “Дон” комбайнында гына 18 ел эшли ул. Менә өченче елын “Мега” белән суктыра.
– Шөкер, комбайн әлегә чыгымламый. Кабинада комфорт – тузан керми, эссе түгел, – ди комбайнчы.
Улы Фирзәр дә өченче ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Тукай авыл хуҗалыгы техникумының механика факультетында белем ала.
“Таң”ның белгечләре белән дә аралаштым. Хәзер монда 9 комбайнның өчесе – чит илнеке икән. Югарыда телгә алган “Мега”дан тыш, 2 “Тукано”, 5 “Дон” һәм 1 “Нива” комбайннарында Илдар Таҗиев, Рифат Хәсәнов, Илнар Хәкимов, Фидаил Әхмәтҗанов, Мөнир Ибраһимов, Рәдис Йосыпов, Рәүф Ибраһимов һәм Радик Хәйруллин эшли. Уртак көч белән урып-җыюны озакка сузмыйча һәм югалтуларсыз җыеп алырга уйлыйлар.