Бардым күлгә, салдым кармак. Безгә балык эләкми...
Нәкъ шулай булды да. Мамыш авылындагы плотинага килеп, кармак салуга, һәвәскәр балыкчы Мәхмүт абый Абдуллин: “Мин һава торышын тыңладым. Бүген җил төньяктан. Басым да терекөмеш баганасының 747 миллиметрын тәшкил итә. Димәк, балык эләкмәячәк”, – дип нәтиҗәсен ясап куйды. Ярты сәгать буе чиертмәгән калкавычның сере менә нәрсә дә икән бит. Балык тотуның да үз хикмәтләре бар шул.
Мин үзем балыкчы түгел. Шуңа да балыкчыларның һәр хәрәкәтен кызыксынып күзәттем. Кармаклар алар кулында уйнап кына тора. Ул җимнәрне ничек әзерләп бетергәннәрдер. Кайберләре иң элек балыклар өчен суга җим сиптеләр. Шуннан соң гына, калкавычлар хәрәкәткә килә башладылар. Кайбер балыкчылар иң элек суалчанга, аннары камырга тоттылар балыкны. Араларында “Чебенгә тотам”, дигәннәре дә булды. Һәр нәрсәнең җае бар, дигәндәй балыкчы булам дисәң дә, кармакны суга салдым да бетте дигән сүз түгел икән әле.
Әһә, иң беренче булып балык тотучы да күренде. Әлеге дә баягы Мәхмүт абый Абдуллин икән. Аннары акрынлап башкаларга да балыклар керә башлады. Бәйгедә катнашкан 12 балыкчы да балыксыз да, бүләксез дә калмады бу көнне.
Иң зур балыкны Күшәр авылыннан Азат Хәйретдинов тотса, иң кечкенәсе Олы Әтнәдән Мәхмүт абый Абдуллинга эләкте. Иң өлкән балыкчы Олы Әтнәдән Мәхмүт абый Сабиров та бүләксез калмады. Ә бәйгегә ноктаны казанда пешкән уха куйды. Шахматчы, шул ук вакытта бәйгегә хөкемдар булган Раил Шакиров пешергән балык ухасы телеңне йотарлык иде.
Кызыктырды... Киләсенә үзем дә барам әле. Бәлки яшьлеккә кайткан кебек булырмын.