ЫНДЫР ТАБАГЫНА СОКЛАНДЫМ

2013 елның 30 июле, сишәмбе

Басудагы түгел, амбардагы – ашлык, диләр. Амбарның яхшы халәттә булырга тиешлегенә ишарә бу.

Бу яктан “Күшәр” хуҗалыгын үрнәк итеп куярга була. Ындыр табагы мөдире Гөлназ Гарипова белән шул хакта сөйләштек.

– Беренче июньнән башлап, ындыр табагында беренче елымны эшли башладым, – дип елмаеп каршы алды ул. – Эшемә җаваплы карарга тырышам. Шулай да куркыта... – дип тә өсти.

Моңарчы эшләгән Данис Әхмәтовны запчастьләр складына күчергәннәр. Гөлназ эшли башлаган көннәрдә биредә район семинары узган. Ашлык кабул итү складлары, амбар техникалары башкалар өчен үрнәк дип табылган. Мөдир исә:

– Эшчеләребез бик тырыш безнең, – дип, һәрберсе белән таныштырды.

“ЗАВ”та – Зөлфәт Хәйруллин, “КЗС”та Илсаф Гарипов эшли. Уңган-булган егетләр, эшкә өзеклек кертмиләр. Өлкән механик Мөдәрис Шакиров һәм аның ярдәмчесе Алмаз Сәфәров, ашлык складында ярдәмче вазифаларын башкаручы Илзилә Гарипова, “ГАЗ-53” машинасы рулен боручы Рөстәм Нигъмәтҗанов быелгы уңышны кабул итәргә өлгергәннәр дә инде. Әлегә басудан 878 центнер борчак кайткан. Бер өлешен калибрлап урнаштырганнар.

Сүз дә юк, монда складлар яхшы хәлдә. Башта дезинфекция уздырып, агартканнар. Төп складның түбәсе ак калайдан, әле 2 ел элек кенә яңартылган. Каршы якта тагын бер склад – анысына арыш урнаштыралар. Фураж һәм шәхси хуҗалыкларга бирәсе ашлыкны саклау складлары да аерым. Шулай ук дезинфекцияләгәннәр һәм агартканнар. Ул гына түгел, ындыр табагы территориясендә урнашкан янә бер складта агулау машиналарын тәртипләп тезеп куйганнар. Аларын көз көне үк эшкә җигәргә туры киләчәк.

Һәр эштә яңалык табарга омтылам. “Күшәр”дә ике яңалыкка тап булдым. Яңгыр сибәләп торса да, амбарда мөдирне генә түгел, эшчеләрне дә күрергә өметләнгән идем...  Яңалыкның берсе шуның белән бәйле:

– Складны күрәсез, монда чиста һәм коры. Ашлык өчен бу бик мөһим. Машинага һәм эшчеләргә ияреп асфальт идәнгә пычрак кермәсен өчен, бүген эшләмибез, – диде амбар мөдире.

Складка таба килгәндә, гаять зур су багына игътибар иттем. Янгын куркынычсызлыгын күздә тотып, сусаклагыч урнаштырганнар. Монысы да яңалык аның.

Кыскасы, “Күшәр”нең ындыр табагына сокланып кайттым.

 
Хәмит БАДИКОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International