ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

18 нче гыйнвар конне Олы Әтнә балалар бакчасы базасында район тәрбиячеләренең ел саен уткәрелә торган " Ел тәрбиячесе" конкурсының район туры булып узды. Район турына барлыгы 5 педагог үтте: Гарифзянова Гузәл Наил кызы - Олы Мәңгәр балалар бакчасы тәрбиячесе, Шакирова Рената Рафаил кызы - Комыргуҗа балалар бакчасы тәрбиячесе, Мухаметзянова Рафисә Рафис кызы - Олы Әтнә балалар бакчасы логопеды, Зарипова Зөһрә Хәйдәр кызы - Олы Әтнә балалар бакчасы тәрбиячесе, Гатиятуллина Айсылу Гамил кызы - Ташчишмә балалар бакчасы тәрбиячесе. 

          "Ел тәрбиячесе" конкурсынын район туры нәтижэлэре буенча җинүчеләр дип Олы Мәңгәр балалар бакчасы тәрбиячесе Гарифзянова Гузәл Наил кызы hәм Комыргуҗа балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Рената Рафаил кызы танылды. Алар районны яклап республиканың зона турында катнашачак.

16 январь көнне Олы Әтнә урта мәктәбенең актлар залында “Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабы финалы үтте. Конкурста катнашучы укытучылар дәрес һәм дәрестән соң чара күрсәттеләр. Финал өлешенә узган укытучылар мастер-классларда тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

    Конкурста Олы Әтнә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Исмәгыйлова Фәрдия Илгиз кызы, Комыргуҗа урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы  Смага Динара Фердинанд кызы җиңү яуладылар. Олы Мәңгәр төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Муллагалиева Зөлфия Гомәр кызы, Бәрәзә төп мәктәбенең география укытучысы Хәйруллина Ләйсәния Әһлиулла кызы, Күшәр төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вәлиева Гадения Рәхмәтулла конкурсның лауреатлары булдылар.

     “Педагогик дебют” номинациясендә Олы Әтнә урта мәктәбенең рус теле укытучысы Нуриева Гөлнар Самат кызы җиңүче, Бәрәзә төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Шаһиәхмәтова Ләйсән Рүзәл кызы лауреат булдылар.

 “Иң яхшы татар теле укытучысы” исемен  Иске Өҗем төп мәктәбе укытучысы Гайнуллина Алия Йосыф кызы алды.


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 16 гыйнварына 2019 елның 15 гыйнвар 18 сәгатьтән 16 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр. Болытлы.Төнлә кар; көндез кар, юеш кар, урыны белән көчле. Урыны белән бозлавык. Җил төнлә көньяктан секундына 6-11 метрга кадәр; көндез көньяк-көнчыгыштан 9-14 метрга кадәр, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, урыны белән 23 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-8, көндез максималь 0..5. Юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка килү.


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

8 нче гыйнвардан  13 нче гыйнварга  кадәр Казан шәһәрендә Н.И. Мухаметзянов истәлегенә 11,13 һэм 15,17 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча ачык турнир үтте. Әлеге ярышта тренер  Шакиров Раил Гамил улы җитәкчелегендәге  Әтнә районы командасы уңышлы чыгыш ясады. Әлеге ярышта Мифтахова Азалия 3 урынга лаек булды.  

Шулай ук Республика күлэмендә актив чыгыш ясаган укучыларыбыз: Шарафиев Самат, Каримов Камил, Гарипова Ралия, Гарипова Инзиля, Сагдиев Раяз.


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

  2019  елның гыйнварның беренче атнасында СХПК Ф.Галиев исемендәге, ООО “Дусым”, ООО “Шахтер” hәм СХПК “Таң” күмәк хуҗалыкларына хайван торакларына дезинфекция ясалды. Шулай ук яшь бозауларга себер язвасына hәм эмкар авыруына каршы вакцинация ясалды.


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

6 гыйнвар көнне Арча шәһәрендә 2004-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир үтте. Ярышта барлыгы 5 районнан 14 кызлар һәм 10 егетләр командасы катнашты. Безнең егетләрдән торган Әтнә командасы 2 урынны яулап кайттылар. Тренеры Вагапов Альфред Азат улы.


9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 07 гыйнвар көнендә АШЫТ мәдәният-спорт үзәгендә  XIII укучылар спартакиадасы кысаларында укучылар арасында өстәл теннисы ярышлары узды. Барлыгы мәктәп һәм техникум белән 13 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 еллык мәктәплэр һәм техникум арасында 1 урынны техникум, 2 урынны Олы Әтнэ мэктэбе, 3 урынны Бәрәскә мәктәбе алды, 9 еллык мәктәпләр арасында 1 урынны – Түбән Көек мәктәбе, 2 урынны-Олы Мәңгәр, 3 урынны – Яңа Шашы мәктәбе алдылар. Барлык җиңүчеләр грамота, медалләр белән бүләкләнделәр. 1 урын алган командалар Кубок яуладылар.


8
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

"Ашыт " мәдәни-спорт комплексында Әтнә волейбол лигасының волейбол ярышлары узды.   Уеннар ике мәйданчыкта узды. Һәр уенга 5әр партия уйнадылар.Очрашу нәтиҗәләре буенча 1 урынны Коморгузя авылы командасы яулады, 2 урынны - Әтнә,3 урынны Кунгэр авылы командалары үзара бүлеште.

4 гыйнвар көнне " Ашыт» мәдәни-спорт комплексының спорт залында ул икенче ел рәттән үткәрелүче  мини-футбол буенча ачык Яңа ел турниры узды. Призлы урыннар өчен Балтач, Арча ,Кукмара, Теләче ,Биектау, Әтнә районнарыннан һәм Марий Эл Республикасыннан командалар көрәште. Турнир Балтач районы җыелма командасы җиңүе белән тәмамланды, 2 урын - Кукмара,3 урын –Теләче, 4 урын-Арча «Восточный».

Әтнә районында Әтнә хоккей лигасы уеннары башланды.   Уеннар Куәм, Яңа Шашы ,Олы Мәнгәр Бәрәскә, Олы Әтнә авылларынд урнашкан ачык шугалакларда уза. Хоккей лигасы Әтнә- Яңа Шашы уены алдыннан тантаналы ачылу белән башланып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International