2019 елның 4 феврале 18 сәгатьтән 5 февраль 18 сәгатькә кадәр аязучан болытлы һава.Төнлә бераз кар, көндез көчле кар. Көндез урыны белән бозлавык.Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метрга кадәр, көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -18..-20, аязган вакытта -23; көндез максималь һава температурасы -8..- 10. Юлларда бозлавык, кар көртләре.
«Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында " 2006 елның 24 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә предприятие һәм оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота билгеләнә, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары резервлана.
2019 елның 21 – 27 яшь бозауларга себер язвасына hәм эмкар авыруына каршы вакцинация ясалды. Шулай ук күмәк хуҗалыкларда котыру авыруына каршы вакцинация ясалды. ООО «Дусым» һәм «Кушәр» күмәк хуҗалыкларындагы мөгезле эре терлек каннарын лейкоз һәм бруцеллез авыртуларына тикшерелде.
22 гыйнварда Министрлыкта Россельхознадзорның һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россельхознадзор җитәкчесенең Россия Федерациясе буенча урынбасары Николай Власов, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлау эшләрен башкару мәсьәләләре буенча узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты.
Казан дәүләт аграр университеты ФДБМУнең «Механизация институты» базасында бу көннәрдә республиканың инженер-техник кадрларының квалификациясен күтәрү буенча ел саен үткәрелә торган курслар эшли башлады.
Бүгенге көндә республика аграрийлары язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру өчен җитди әзерлек эшләре алып баралар. Узган елгы эшләргә анализ ясала, эш планнары эшләнә һәм өстәмә рәвештә чәчүлек мәйданнарының структурасы төгәлләштерелә.
Әтнә районында Әтнә хоккей лигасы уеннары дәвам итә. Уеннар 2 әйләнеш этабында Куәм, Яңа Шашы ,Олы Мәнгәр Бәрәскә, Олы Әтнә авылларынд урнашкан ачык шугалакларда уза. Очрашу нәтиҗәләре буенча әлегә Яңа Шашы командасы алда бара ,2 урында Куәм ,3 урында Әтнә командасы.
2019 елның 20 гыйнварына 2019 елның 19 гыйнвар 18 сәгатьтән 20 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән кар, аерым районнарда буран.
Көндез урыны белән бераз кар. Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 4-9 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә һәм максималь температурасы көндез -6..- 11, төнлә һәм иртән аязган вакытта-17гә кадәр .º
Юлларда бозлавык.