ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 17 декабрьдә сэгать 11.00 дән 13.00 гә кадәр Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килькеева гражданнарны шәхсән үзе кабул итәчәк.Үткәрү урыны: Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 38нче йорт, 1 этаж урырыш залы. Язылыр өчен телефон номеры : 8(843)5678857


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 9 декабрендә «Ашыт» мәдәни-спорт комплексында Әтнә һәвәскәрләр волейбол лигасының финалы узды. (ЛВЛ). Алдагы еллардан аермалы буларак, оештыручылар 2 ай дәвамында ярышларны үткәрүнең әйләнмәле системасы буенча уеннар үткәрделәр, шуннан соң финалга үткән иң көчле спортчылар ачыкланды. Очрашу нәтиҗәләре буенча Шахтер командасы 1 урынны алды, Әтнә командасы 2 урынны ,Күңгәр командасы 3 урынны алды.


8
декабрь, 2018 ел
шимбә

7 декабрь конне Инвалидлар декадасын йомгаклау концерты булып узды

Әтнә театрының 100 еллыгына багышланган китап дөнья күрде

Декада уңаеннан карамакта торучы инвалидның хәлен белү

5 нче декабрь Әтнә районы мәдәният йорты үзешчәннәре Дәрвишләр бистәсендәге психоневрологик интернаткаХәйрия концерты белән бардылар

#ЮмартСишәмбе хәйрия кампаниясе ахырына якылашты

еатр елын ачу тантанасы 2018 елның 13 декабренә билгеләнгән

Татарстан Республикасында 1 нче декабрьдә «Инвалидар декадасы» башланды. Әтнә районы да бу чарадан читтә калмады. 5 нче декабрь Әтнә районы мәдәният йорты үзешчәннәре Дәрвишләр бистәсендәге психоневрологик интернатка һәм Яшел Үзән районында урнашкан «Идел» республика инвалидларны социаль тернәкләндерү үзәгенә Хәйрия концертлары белән бардылар. Алып килгән күчтәнәчләрне алып, зур рәхмәтләр әйтеп, тагын да килүебезне көтеп калдылар. Ә «Идел» республика инвалидларны социаль тернәкләндерү үзәгендә артистларыбызны хәтта басып алкышладылар.


7
декабрь, 2018 ел
җомга

9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Агымдагы елның 7 декабрендә Әтнә муниципаль районы хакимиятендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Әтнә муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләре өчен Әтнә районы прокуроры урынбасары М. И. Газизов һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Л. М. Фәтхуллина катнашында кыскача анлату эшлэре уздырылды.

Әтнә районы прокуроры урынбасары мәнфәгатьләр конфликтын булдырмый калу яки җайга салу буенча чараларны үтәмәгән өчен юридик җаваплылык мәсьәләләре буенча аңлатмалар белән чыгыш ясады.

Башлык ярдәмчесе муниципаль хезмәткәрләргә коррупциячел хокук бозулар турында эш бирүченең белдерүе бурыч булып тора, дип искәртте, мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү ихтималы һәм башка түләүле эш турында хәбәрләрне җибәрү һәм карау тәртибен аңлатты.

Әңгәмә барышында шулай ук муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан үзләренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында һәм хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирүнең үз вакытында һәм дөреслеге мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International