2019 елның 12 февралендә Олы Мәңгәр чаңы трассасында XIII укучылар спартакиадасы кысаларында укучылар арасында чаңы ярышы узды. Ярышта барлыгы мәктәп һәм техникум белән 13 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 еллык мәктәплэр һәм техникум арасында 1 урынны техникум, 2 урынны Күңгәр мэктэбе, 3 урынны Бәрәскә мәктәбе алды, 9 еллык мәктәпләр арасында 1 урынны – Олы Мәңгәр мәктәбе, 2 урынны -Яңа Шашы мәктәбе, 3 урынны – Иске Өҗем мәктәбе алдылар. Барлык җиңүчеләр грамота, медалләр белән бүләкләнделәр. 1 урын алган командалар күчмә Кубок яуладылар.