03 февраль көнне АШЫТ мәдәният-спорт үзәгендә егетләр һәм кызлар арасында тиз шахмат буенча спорт мәктәбе беренчелеге ярышы узды. Ярыш районда шахмат төрен популярлаштыру, сәлатле уенчыларны сайлап алу, укучылар арасында дуслыкны ныгыту максатыннан үткәрелде. Барлык уенчылар да лаеклы катнаштылар. Уен нәтиҗәләре буенча кызлар арасында 1 урынны Мифтахова Азалия, 2 урынны Ахметова Азалия, 3 урынны Гарипова Инзиля, егетләр арасында 1 урынны Каримов Камиль, 2 урынны Шарафиев Самат, 3 урынны Баязитов Камиль яуладылар.