2019 елның 07 гыйнвар көнендә АШЫТ мәдәният-спорт үзәгендә XIII укучылар спартакиадасы кысаларында укучылар арасында өстәл теннисы ярышлары узды. Барлыгы мәктәп һәм техникум белән 13 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 еллык мәктәплэр һәм техникум арасында 1 урынны техникум, 2 урынны Олы Әтнэ мэктэбе, 3 урынны Бәрәскә мәктәбе алды, 9 еллык мәктәпләр арасында 1 урынны – Түбән Көек мәктәбе, 2 урынны-Олы Мәңгәр, 3 урынны – Яңа Шашы мәктәбе алдылар. Барлык җиңүчеләр грамота, медалләр белән бүләкләнделәр. 1 урын алган командалар Кубок яуладылар.