Казан шәһәрендә Н.И. Мухаметзянов истәлегенә шахмат буенча ачык турнир үтте.

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

8 нче гыйнвардан  13 нче гыйнварга  кадәр Казан шәһәрендә Н.И. Мухаметзянов истәлегенә 11,13 һэм 15,17 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча ачык турнир үтте. Әлеге ярышта тренер  Шакиров Раил Гамил улы җитәкчелегендәге  Әтнә районы командасы уңышлы чыгыш ясады. Әлеге ярышта Мифтахова Азалия 3 урынга лаек булды.  

Шулай ук Республика күлэмендә актив чыгыш ясаган укучыларыбыз: Шарафиев Самат, Каримов Камил, Гарипова Ралия, Гарипова Инзиля, Сагдиев Раяз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International