16 январь көнне Олы Әтнә урта мәктәбенең актлар залында “Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабы финалы үтте. Конкурста катнашучы укытучылар дәрес һәм дәрестән соң чара күрсәттеләр. Финал өлешенә узган укытучылар мастер-классларда тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Конкурста Олы Әтнә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Исмәгыйлова Фәрдия Илгиз кызы, Комыргуҗа урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Смага Динара Фердинанд кызы җиңү яуладылар. Олы Мәңгәр төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Муллагалиева Зөлфия Гомәр кызы, Бәрәзә төп мәктәбенең география укытучысы Хәйруллина Ләйсәния Әһлиулла кызы, Күшәр төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вәлиева Гадения Рәхмәтулла конкурсның лауреатлары булдылар.
“Педагогик дебют” номинациясендә Олы Әтнә урта мәктәбенең рус теле укытучысы Нуриева Гөлнар Самат кызы җиңүче, Бәрәзә төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Шаһиәхмәтова Ләйсән Рүзәл кызы лауреат булдылар.
“Иң яхшы татар теле укытучысы” исемен Иске Өҗем төп мәктәбе укытучысы Гайнуллина Алия Йосыф кызы алды.