2019 елның 16 гыйнварына 2019 елның 15 гыйнвар 18 сәгатьтән 16 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр. Болытлы.Төнлә кар; көндез кар, юеш кар, урыны белән көчле. Урыны белән бозлавык. Җил төнлә көньяктан секундына 6-11 метрга кадәр; көндез көньяк-көнчыгыштан 9-14 метрга кадәр, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, урыны белән 23 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-8, көндез максималь 0..5. Юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка килү.
8 нче гыйнвардан 13 нче гыйнварга кадәр Казан шәһәрендә Н.И. Мухаметзянов истәлегенә 11,13 һэм 15,17 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча ачык турнир үтте. Әлеге ярышта тренер Шакиров Раил Гамил улы җитәкчелегендәге Әтнә районы командасы уңышлы чыгыш ясады. Әлеге ярышта Мифтахова Азалия 3 урынга лаек булды.
Шулай ук Республика күлэмендә актив чыгыш ясаган укучыларыбыз: Шарафиев Самат, Каримов Камил, Гарипова Ралия, Гарипова Инзиля, Сагдиев Раяз.
2019 елның гыйнварның беренче атнасында СХПК Ф.Галиев исемендәге, ООО “Дусым”, ООО “Шахтер” hәм СХПК “Таң” күмәк хуҗалыкларына хайван торакларына дезинфекция ясалды. Шулай ук яшь бозауларга себер язвасына hәм эмкар авыруына каршы вакцинация ясалды.
6 гыйнвар көнне Арча шәһәрендә 2004-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир үтте. Ярышта барлыгы 5 районнан 14 кызлар һәм 10 егетләр командасы катнашты. Безнең егетләрдән торган Әтнә командасы 2 урынны яулап кайттылар. Тренеры Вагапов Альфред Азат улы.
2019 елның 07 гыйнвар көнендә АШЫТ мәдәният-спорт үзәгендә XIII укучылар спартакиадасы кысаларында укучылар арасында өстәл теннисы ярышлары узды. Барлыгы мәктәп һәм техникум белән 13 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 еллык мәктәплэр һәм техникум арасында 1 урынны техникум, 2 урынны Олы Әтнэ мэктэбе, 3 урынны Бәрәскә мәктәбе алды, 9 еллык мәктәпләр арасында 1 урынны – Түбән Көек мәктәбе, 2 урынны-Олы Мәңгәр, 3 урынны – Яңа Шашы мәктәбе алдылар. Барлык җиңүчеләр грамота, медалләр белән бүләкләнделәр. 1 урын алган командалар Кубок яуладылар.
"Ашыт " мәдәни-спорт комплексында Әтнә волейбол лигасының волейбол ярышлары узды. Уеннар ике мәйданчыкта узды. Һәр уенга 5әр партия уйнадылар.Очрашу нәтиҗәләре буенча 1 урынны Коморгузя авылы командасы яулады, 2 урынны - Әтнә,3 урынны Кунгэр авылы командалары үзара бүлеште.
4 гыйнвар көнне " Ашыт» мәдәни-спорт комплексының спорт залында ул икенче ел рәттән үткәрелүче мини-футбол буенча ачык Яңа ел турниры узды. Призлы урыннар өчен Балтач, Арча ,Кукмара, Теләче ,Биектау, Әтнә районнарыннан һәм Марий Эл Республикасыннан командалар көрәште. Турнир Балтач районы җыелма командасы җиңүе белән тәмамланды, 2 урын - Кукмара,3 урын –Теләче, 4 урын-Арча «Восточный».
Әтнә районында Әтнә хоккей лигасы уеннары башланды. Уеннар Куәм, Яңа Шашы ,Олы Мәнгәр Бәрәскә, Олы Әтнә авылларынд урнашкан ачык шугалакларда уза. Хоккей лигасы Әтнә- Яңа Шашы уены алдыннан тантаналы ачылу белән башланып китте.
26 декабрь көнне Яңа Шашы мәктәбенең спорт залында гадәттәгечә елда уза торган 2004 нче һәм кечерәк егетләр арасында Кыш Бабай призына көрәш ярышлары узды. Ярышлар Таң авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һэм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ярдәме белән үткәрелде. Ярышта Әтнә, Биектау, Арча, Балтач районнарыннан 118 көрәшче көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча һәр үлчәү категориясендэ 1,2, 3 урын алган егетлэр медаль, грамота һәм акчалата бүләкләнделәр. Ярышта катнашкан һәрбер балага Кыш Бабай бүләкләр таратты.
2018 елның 27 декабренә
26 декабрнен 18 сәгатьтән 27 декабренэ 18 сәгатькә кадәр
Болытлы.
Кар, төнлә урыны белән көчле. Урыны белән буран.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан 7-12, төнлә һәм иртән 17 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -8..-11,
көндез максималь һава температурасы -4..7.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.