26 декабрь көнне Яңа Шашы мәктәбенең спорт залында гадәттәгечә елда уза торган 2004 нче һәм кечерәк егетләр арасында Кыш Бабай призына көрәш ярышлары узды.

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

26 декабрь көнне Яңа Шашы мәктәбенең спорт залында гадәттәгечә елда уза торган 2004 нче һәм кечерәк егетләр арасында Кыш Бабай призына көрәш ярышлары узды. Ярышлар Таң авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һэм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ярдәме белән үткәрелде. Ярышта Әтнә, Биектау, Арча, Балтач районнарыннан 118 көрәшче көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча һәр үлчәү категориясендэ 1,2, 3 урын алган егетлэр медаль, грамота һәм акчалата бүләкләнделәр. Ярышта катнашкан һәрбер балага Кыш Бабай бүләкләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International