Бүген район администрациясендә 14 яшь тулган үсмерләргә Россия Федерациясе паспортын тапшыру буенча матур һәм тантаналы чара оештырылды. Бу көн яшьләр өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен дә зур һәм горур бәйрәм – Россия көне! Тантаналы чарада Әтнә муниципаль районы башлыгы Хисамиев Рөстәм Шаһит улы, башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы, Әтнә районы эчке эшләр бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Мөхәмәтҗанов Реваль Илгиз улы, яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Мөхәмәтшин Ирек Фирдинатович, Галиева Раилә Муллаяновна, «Алдынгылар» хәрәкәте җитәкчесе Гыйззатова Айсылу Рафиз кызы, шулай ук «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Әтнә җирле бүлеге җитәкчесе Саттарова Лилия Марс кызы катнашты. Яшь гражданнар үзләренең төп документын – паспортны зур горурлык хисе белән кабул иттеләр. Аларга паспорт белән беррәттән, истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Яшьләребезгә алдагы тормыш юлларында зур уңышлар, белемдә һәм хезмәттә яңа үрләр яуларга насыйп булсын! Ватаныбызның якты киләчәге – сезнең кулда, кадерле яшьләр!