ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Тик һава торышының үз законнары – әледән-әле явып киткән яңгырлар аркасында өзеклекләр туа. “Техника да, кадрлар да тулы әзерлектә, югыйсә”, - дип уфтаналар районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре.

Хәтерләсәгез, 2014 елда үлүчеләрнең 53 проценты кан әйләнеше авыруларына туры килә иде. Шунлыктан агымдагы ел йөрәк- кан тамырлары авырулары белән көрәш елы дип игълан ителде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына карасак, хәтта хәзерге заманның иң алдынгы технологияләрен кулланучы дөньяның әйдәп баручы илләренең сәламәтлек саклау системасы да үлем очракларын 20 процентка гына туктата ала икән. Төп резерв – кеше үзе, һәм аның яшәү рәвешенә тәэсире, дип аңлата белгечләр. Нәкъ менә кешенең үз сәламәтлеген саклауга керткән өлеше 50–55 процентны тәшкил итә икән. Белгәнебезчә, халыкның сәламәтлегенә тәэсир итүче хәвеф- хәтәр факторы булып һаман да стресс, рациональ булмаган туклану, тарту, алкоголь куллану, физик активлыкның аз булуы тора.

Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин 2016 ел өчен гражданнарны социаль пакет белән тәэмин итүгә багышланган видеоконференция режимындагы республика селектор киңәшмә барышында әнә шулай диде. Социаль пакеттан, аның барлык мөмкинлекләреннән баш тарткан очракта, ай саен 716 сум 40 тиен акча алып барачаксыз. Тик бу акча авыртып китә калсагыз, кыйммәт дарулар алырга ярдәм итә алмаячак. “Мин бу дәүләт ташламасын хәерчелектән иминиятләү дип атыйм. Бүген бу акчага бер генә иминият компаниясе дә иминиятләми, ә дәүләт иминиятли. Республика халкы әнә шуны аңласын иде. Үз сәламәтлегең өчен акча жәлләргә кирәкми”, – дип халыкка мөрәҗәгать итте министр. Социаль пакет алырга теләүчеләр һәр елдагыча район Пенсия фондына килеп, 1 октябрьгә кадәр гариза язарга тиешләр.

          Управлением Росреестра по Республике Татарстан неоднократно освещались проблемы государственной регистрации прав на объекты индивидуального жилищного строительства, а также другие объекты недвижимости, возведенные без получения разрешения на строительство.

        Начальник отдела регистрации прав физических лиц Управления Эндже Мухаметгалиева напоминает, что Градостроительным кодексом Российской Федерации (ст.51) установлено требование к застройщику получить разрешение на строительство, в том числе и на индивидуальный жилой дом, причем независимо от того, действует ли так называемая «дачная амнистия» или нет. Это означает, что  прежде чем начать строить дом, необходимо обратиться в полномочный орган (в г. Казани – Управление градостроительных разрешений исполкома МО г.Казани)  с целью получения разрешения на строительство.

         Как показывает практика, отмечает Эндже Мухаметгалиева, у заявителей, обращающихся за государственной регистрацией прав на индивидуальные жилые дома, возникают проблемы, когда в процессе проведения правовой экспертизы представленных документов государственным регистратором выявляется, что на строительство данного объекта недвижимости заявителем не было получено разрешение. В этом случае отсутствие разрешения на строительство является одним из критериев отнесения указанного объекта  к категории «самовольной постройки».      

         Статья 222 Гражданского кодекса Российской Федерации (далее – ГК РФ) в действующей в настоящее время редакции относит к самовольной постройке жилой дом, другое строение, сооружение или иное недвижимое имущество, созданное на земельном участке, не отведенном для этих целей в порядке, установленном законом и иными правовыми актами, либо созданное без получения на это необходимых разрешений или с существенным нарушением градостроительных и строительных норм и правил.

         Однако на днях стало известно, что с 1 сентября 2015года правовой режим «самовольной постройки» существенно изменится. В новой редакции ст.222 ГК РФ самовольной постройкой будет именоваться  здание, сооружение или другое строение, возведенные, созданные на земельном участке, не предоставленном в установленном порядке, или на земельном участке, разрешенное использование которого не допускает строительства на нем данного объекта, либо возведенные, созданные без получения на это необходимых разрешений или с нарушением градостроительных и строительных норм и правил.

        - На первый взгляд, - отмечает Эндже Исмагдановна, новая редакция указанной нормы законодательства мало чем отличается от старой. Однако законодатель все же ужесточил требования к застройщикам объектов капитального строительства: земельный участок, на котором создается или создан объект, должен быть предоставлен застройщику в установленном порядке. При этом напомним, что порядок предоставления земельных участков регулируется Земельным кодексом Российской Федерации. К тому же, земельный участок должен быть предназначен для строительства такого объекта недвижимости, должен использоваться в соответствии с установленным для него целевым назначением.

         Эндже Мухаметгалиева обратила внимание на еще одно важное дополнение  в указанную статью ГК РФ: с 1 сентября 2015года вопрос о сносе самовольной постройки может решить не только судебный орган, но и в определенных случаях орган местного самоуправления. Пунктом 4 ст.222 ГК РФ определены условия и порядок принятия решения о сносе самовольной постройки органом местного самоуправления.

                Итак, чтобы ваш объект капитального строительства не попал под категорию «самовольной постройки», Управление Росреестра по Республике Татарстан настоятельно рекомендует соблюдать следующие условия:

       1) до начала строительства оформить в установленном порядке  право на земельный участок;

       2) земельный участок, на котором планируется строительство объект недвижимости должен иметь соответствующее разрешенное использование (например, для строительства индивидуального жилого дома разрешенное использование земельного участка должно быть «индивидуальное жилищное строительство» или «ведение личного подсобного хозяйства», если участок расположен в границах населенного пункта);

      3) до начала строительства необходимо получить разрешение на строительство;

      4) строительство объекта должно осуществляться с соблюдением установленных градостроительных норм, а также санитарных, противопожарных норм и правил. 

        При соблюдении перечисленных условий можно быть  уверенными в том, что при обращении за государственной регистрацией права собственности на возведенный объект недвижимости у государственного регистратора не возникнет никаких сомнений в законности строительства.


4
август, 2015 ел
сишәмбе
Быел да Олы Әтнәдәге мәчет каршында балалар лагере эшли. Бу хакта имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Сәгъдиев хәбәр итте. Мәчет каршында оештырылган лагерьнең гадәтидән төп аермасы шунда – монда дини тәрбиягә басым ясала. Ә дини тәрбия алган балалар әхлаклы, тәртипле булулары белән аерылалар. Биредә балалар пәнҗешәмбе көнне иртәнге 9.00дә җыелалар.
В Татарстане 5 и 6 августа температура воздуха составит +22 градуса.

Дожди и грозы ожидаются в Татарстане, сообщается на сайте Гидрометцентра РТ.

4 августа в Татарстане местами возможен небольшой дождь. Ветерюго-западный с переходом на северо-западный. Температура воздуха ночью 11−16 гр. тепла, днем потеплеет до +25, вечером столбик термометра опустится до +17.

5 августа будет облачно, днем умеренный дождь, местами гроза. Ветер западный,северо-западный 6−11, днем местами порывы до 15 м/с. Температура воздуха ночью 10−15 гр. тепла, днем 19−24 гр. тепла.

6 августа сохранится дождливая погода. Ветер северный, северо-западный 4−9, местами порывы до 13 м/с. Температура воздуха ночью 9−14 гр. тепла, днем будет +22 градуса.

Су төрләре буенча дөнья чемпионаты башкалабыз Казанда узачагы билгеле булганнан бирле һәр кеше әлеге вакыйганы зур дулкынлану белән көтеп яшәде.

Чөнки әле кайчан гын шаулатып уңышлы рәвештә Универсиаданы уздырып җибәрсәк, инде менә чират әлеге чемпионатка да җитте. Хәтта спортка карата битараф булганнарның да әлеге тарихи вакыйганың нәкъ менә Татарстаныбызның башкаласы – Казанда узуы үзен татар дип санаган һәрбер татар җанлы кеше эчен зур горурлык булгандыр, минемчә. Шәхсән, үзем ачылу тантанасын телеэкраннар аша карап, көндә ярыш нәтиҗәләре белән танышып барганлыктан, әлеге чараны үз күзләрем белән йөзләгән тамашачы белән бергә спорт залына барып карау турында бик хыяллана идем. Тик хыял бер нәрсә, ә аны тормышка ашыру бөтенләй икенче мәсьәлә. Әмма кайчакта чынга аша алмас дигән хыялларның да чынга ашып куя икән. Социаль яклау үзәгеннән билетлар булуы турында хәбәр итеп шалтыраткач, могҗизаның көтмәгәндә булуына кабат инандым. Тик билет булу бер нәрсә, ә менә Казанга барып, йөреп кайту икенче нәрсә. Шөкер, тик монда да артык борчылырга туры килмәде. Чөнки безне туплап, берләштереп алып барып кайтырга алынучы Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Җәләлетдинова Фәридә апа булды. Чөнки 1нче август көнне ул безне Казанга алып китте.  

 Без дигәнем, авылдашым – Камаева Рузия апа һәм әле бала гына булуына карамастан, олыларча түзем, тормышка гашыйк Күңгәр авылы кызы Гатиятуллина Азиза идек. Ә инде Казанга килеп төшкәч, андагы матурлыкны күреп сокланып туя алмадык. Төрле спорт корылмаларын карап, истәлеккә фотларга төшеп, һәр минутның мизгелләрен күңелләребезгә якты истәлек итеп саклый бардык. Анда күреп алган хис-кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып биреп бетерерлек түгел. Әле бүген дә шул хис-кичерешләрдән айный алмый йөргән көннәребез. Бу чарада катнаша алуыбыздан кәефләребез иң югары дәрәҗәдә иде. Хәтта кайтканда коеп яуган яңгыр да, күк йөзен томалап алган кара болытлар ул көнне безнең күңелләргә һич кенә дә тәсир итә алмады. Чөнки һәрберебезнең күңелендә илаһи бер нур бар иде.

Мондый мөмкинлек тудырып, ачы язмышларыбызны берникадәр вакытка кадәр генә булса да татлыландыруга өлеш керткән һәркемгә аеруча җил-яңгыр тидерми, күз карасыдай кадерләп саклап, кырык эшен кырык якка ташлап, алып барып кайткан Фәридә апа Җәләлетдиновага йөрәк түреннән чыккан иң олы рәхмәт хисләребезне белдерәбез! Безне шул рәвешле сөендергәнең өчен, Аллаһы Тәгалә үзеңне шатландырсын. Җан һәм тән саулыгы, иминлеге насыйп итсен.

Мөнир ШАКИРОВ, Күшәр авылы


3
август, 2015 ел
дүшәмбе

Даниядә автомобильләрсез шәһәр төзергә уйлаганнар. Дөрес. Шәһәр әллә ни зур булмый. Аның каравы махсус проект буенча, барысын да исәпкә алып, машинасын калдырган кеше ерак ара җәяү үтмәслек итәләр.

Иң мөһиме – шәһәр экологик яктан чиста булачак, шәһәр халкы 15 мең тирәсе булыр диләр. Шәһәр эчендә җәяү генә түгел, велосипедта да йөреп булачак, моның өчен махсус юллар булдыралар.

Теләүчеләрнең машиналалары булачак, әлбәттә. Әмма аларны шәһәрдән ерак булмаган махсус зонада калдырырга туры киләчәк. Шул сәбәпле кешеләр бер-берсенең йорты яныннан да еш узачаклар һәм бу яхшырак аралашырга бер дигән мөмкинлек дип санала.

Әлеге шәһәрне 5 ел эчендә төзеп бетерергә уйлыйлар.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты 2014-2015 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларны атады.


1
август, 2015 ел
шимбә

Үзебезнең Казанда барган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын башланган көннән бирле кызыксынып күзәтәбез. Шатландыра, горурландыра, үткән белән бүгенгене чагыштырып, яңаларының кадерен белергә дә өйрәтә әлеге бәйге.

Әнә шул яңаларның барысы да Татарстан Республикасы Президенты программалары кысаларында төзелә. Кырыс экономик ситуацияләрдә дә Татарстанда Президентның 30 уникаль программасы эшләп торуына сөенәсең. Чөнки алар барысы да халыкның, бигрәктә авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуны күздә тота. Соңгы 2013–2014 елда гына да республикабызда Президент программалары кысаларында 332 спорт мәйданчыгы сафка баскан. Агымдагы 2015 елда тагын 10 спорт объекты, шуның бишесе йөзү бассейннары белән, халыкка файдалануга тапшырылачак. Әлеге объектларның барысы да федераль программа нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты хисабына башкарыла. Төзелгәннәр файдаланылып, уңай нәтиҗәләрен дә бирә. 2014 елда Казан халыкара спорт ярышларын кабул итте: бадминтон буенча Европа чемпионаты, яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча дөнья беренчелеге, фехтование буенча дөнья чемпионаты, хай-дайвинг буенча I ФИНА Дөнья Кубогы һәм Россия тарихында беренче тапкыр уздырылган “Фэйр плей” (“Гадел уен”) халыкара премиясен тапшыру тантанасы да Казанны дөнья күләмендә танытты. Һәм менә Су спорты буенча дөнья чемпионаты да Татарстан башкаласында уза.

Чемпионатның ачылу тантанасын якыннан күргәннәр андагы матурлыкны сөйләп бетерә алмыйлар, телевизордан караганда да сокландык. “Казан-Арена” стадионында корылган бассейн бер безне генә гаҗәпләндермәде, килгән кунаклар да соклануларын яшермәделәр.

Тантананы ачуда катнашкан Россия Президенты Владимир Путин, ФИНА президенты Хулио Маглионе, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов чемпионатка килүчеләрне сәламләделәр. “Казандагы чемпионат ФИНА тарихында тагын бер искиткеч яңа бит булыр дип ышанам. Казан – онытылмаслык, энергиясе ташып торучы, киң күңелле, кунакчыл шәһәр”, – дип сөйләде ФИНА башлыгы. Әлегә кадәр Россия тарихында булмаган мондый чемпионатның безнең Татарстанда узуы, Татарстанның тагын бер мәртәбә бөтен дөнья күләмендә танылуы күңелгә үзгә бер рәхәтлек тә бирә. Чынлап та Казан – Һәвәскәрләргә дә, профессионалларга да спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләрне үз эченә алган иң яхшы инфраструктуралы Россиянең спорт башкаласына әйләнде.

Татарстан – спортка зур игътибар биргән уникаль төбәк, башкалада гына түгел, республиканың һәр районы, һәр авылында спортка, спорт сөючеләргә бөтен шартлар тудырылган. Әтнәбезне генә алыйк. 2014 елның октябрендә өч катлы, “Ашыт” күп функцияле спорт үзәге файдалануга тапшырылды. Сәнгать мәктәбе дә бирегә күченгәч, мәдәният-спорт үзәгенә әйләнде. Бүгенге көндә иртәнге сәгать 8дән кичке 10 га кадәр эшләүче әлеге бинада спорт белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, кичке якта олылар да волейбол, теннис, бадминтон уйныйлар. Тренажер залы гына да ни тора. 2013–2015 еллар эчендә Олы Әтнә, Күәм, Олы Мәңгәр, Олы Бәрәзә, Комыргуҗа, Яңа Шашы, Бәрәскә авылларында төзелгән спорт мәйданчыклары да буш тормый. Балалар да, олылар да бик теләп шөгылләнәләр. Әлеге спорт корылмаларының күбесе мәктәп каршында эшләнүе икеләтә уңайлы. Эштән бушамаган авыл халкының да спортка тартылып, сәламәтлеген кайгырта башлавын күрү икеләтә шатландыра.

Чемпионатның ачылышы гына да күпме хатирәләр кузгатты...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International