Данияда автомобильсез шәһәр төзелә

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

Даниядә автомобильләрсез шәһәр төзергә уйлаганнар. Дөрес. Шәһәр әллә ни зур булмый. Аның каравы махсус проект буенча, барысын да исәпкә алып, машинасын калдырган кеше ерак ара җәяү үтмәслек итәләр.

Иң мөһиме – шәһәр экологик яктан чиста булачак, шәһәр халкы 15 мең тирәсе булыр диләр. Шәһәр эчендә җәяү генә түгел, велосипедта да йөреп булачак, моның өчен махсус юллар булдыралар.

Теләүчеләрнең машиналалары булачак, әлбәттә. Әмма аларны шәһәрдән ерак булмаган махсус зонада калдырырга туры киләчәк. Шул сәбәпле кешеләр бер-берсенең йорты яныннан да еш узачаклар һәм бу яхшырак аралашырга бер дигән мөмкинлек дип санала.

Әлеге шәһәрне 5 ел эчендә төзеп бетерергә уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International