Әтнәдәге мәчет каршында быел да лагерь оештырыла

2015 елның 4 августы, сишәмбе
Быел да Олы Әтнәдәге мәчет каршында балалар лагере эшли. Бу хакта имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Сәгъдиев хәбәр итте. Мәчет каршында оештырылган лагерьнең гадәтидән төп аермасы шунда – монда дини тәрбиягә басым ясала. Ә дини тәрбия алган балалар әхлаклы, тәртипле булулары белән аерылалар. Биредә балалар пәнҗешәмбе көнне иртәнге 9.00дә җыелалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International