ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Олы Әтнә авылы кырыеннан үтүче "объездной" юлда барлыкка килгән юл кырыендагы багана утырта торган түгәрәкләргә игътибар итми калмагансыздыр. 


21
июль, 2015 ел
сишәмбе

Район үзәге Олы Әтнә авылында социаль ипотека нигезендә өч катлы 27 квартираны үз эченә сыйдырган фатир төзелә башлаячак.

Бүгенге көндә документларны туплау эшләре бара.


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Әтнәдә балалар өчен мөселман сабантуе узачак. Әлеге бәйрәм 25 июль көнне "Чулпан" лагеренда үтәр дип көтелә. Башлана 10.00 дә. Теләүчеләр рәхим итегез!

Республика яңалыклар хезмәте 2016 елда имтиханнарда үзгәрешләр булачак дип хәбәр итә.

 Имтиханнарда тест өлеше булмаячак. Бу башлыча тарих, география, җәмгыять белеме һәм информатика фәннәренә кагыла. Рус теленнән бу өлеш алынган иде инде. Хәзерге вакытта инглиз теленә карата да шундый ук үзгәрешләр булыр дип көтелә.


18
июль, 2015 ел
шимбә
Район үзәгендә, элеккеге автовокзал каршысында нидер майтаручыларны карап йөрисездер, беләсегез дә киләдер. Без дә шулай дип кызыксындык.

17
июль, 2015 ел
җомга

Хөрмәтле кардәшләр!

Быел Ураза-бәйрәм 17 июльгә туры килә. Ул ислам динендә иң хөрмәткә ия бәйрәмнәрнең берсе. Рамазан ае иң озын көн һәм иң кыска төннәргә туры килде.  Моңа карамастан, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә өмет итеп бик күп мөселманнар Ураза тоттылар.


16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда полиция хезмәткәрләренә 72 “Нива” автомобиле бүләк иттеләр.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының пресс-хезмәте хәбәрләренә караганда, 14 автомобиль патруль хезмәтләренә. 58е участок инспекторларына бирелә.

Киләчәктә бу машиналарны навигация системасы һәм видеорегистраторлар белән җиһазлау күздә тотыла. Нәтиҗәдә полиөия хезмәткәренең эше гел күз алдында, берәр вакыйга булган урынга килү вакыты да тизрәк булачак.

15.07.2015 в Доме Правительства Республики Татарстан под председательством временно исполняющего обязанности Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова состоялось заседание Совета по контролю за ситуацией в сфере оборота алкогольной и спиртосодержащей продукции в Республике Татарстан. Заседание прошло в режиме видеоконференции. В нем принял участие руководитель исполкома АМР Айрат Хайруллин.


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Юл буендагы әлеге зиратта авып яткан кабер ташларына игътибар иткәнегез булгандыр. Борынгы ташлар икәнен карап йөрсәк тә, “Татарстанның мәдәни мирасы” программасына кертелеп, тиз арада торгызыла башлар, дип уйламаган идек. “Таттелеком” җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән әлеге мирас яңартыла башлады.

14
июль, 2015 ел
сишәмбе

Президент программасы нигезендә Комыргуҗа авылында да участок ветеринар пункты ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International