Быел 1 июльдән РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр керде.
Хәзер, әгәр дә башка транспортка комачаулык тудырасыз икән, юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр булмаса, юлны азат итәргә тиешсез. Моның өчен йөртүчеләрнең юл-транспорт һәлакәтен бәяләүдә үзара килешүе кирәк, бу очракта полициягә хәбәр итмәскә дә була. Ә инде үзара килешә алмасагыз, башта полициягә шалтыратыгыз. Юлны башкалар узарлык итеп азат итәр алдыннан, йөртүчеләр фото һәм видео аша барысын да фиксацияләргә тиешләр, ә аннан соң рәсмиләштерү өчен якындагы ЮХИДИга яки ДПС постына барыгыз.