Әтнә муниципаль районында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары «Куркынычсыз тәгәрмәч 2024" конкурсының муниципаль этабы үткәрелде

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Әтнә муниципаль районында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары «Куркынычсыз тәгәрмәч 2024" конкурсының муниципаль этабы үткәрелде . Ярышларда барысы 13 отряд  катнашты. Конкурс программасы берничә этаптан тора: “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр”,  “Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен белү”, “Велосипедны фигуралы йөртү”, “Тормыш иминлеге нигезләре” һәм иҗади конкурс. Киеренке көрәш барышында Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе яшь инспекторлары командасы җиңүче булды,   2 урынны Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбе отряды алды. 3 урынны Күңгәр урта гомуми белем  мәктәбе отряды балалары яулады. Оештыручылар барлык балаларны да җиңүләре белән котладылар, күрсәтелгән күнекмәләре һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы нигезләрен белүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International