Шагыйрь сүзе - халык авазы

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Кышлау авыл китапханәсендә, "Пушкин картасы" федераль проекты, "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" дәүләт программасы кысаларында һәм "Гаилә" милли проектының "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура" федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры китереп якташ язучыбыз Нәҗип Гәрәй улы Мадьяровка багышланган җылы һәм эчтәлекле кичә узды. Чара барышында язучының тормыш юлын яктырткан презентация тәкъдим ителде, “Шагыйрь йөрәгендә – туган җир” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең тирән мәгънәле шигырьләрен, кызыклы мәзәкләрен тыңладылар, шулай ук аның иҗатына язылган моңлы җырлар яңгырады. Чара бик матур рухта үтеп, катнашучыларда якташ язучыбызга карата горурлык һәм ихтирам хисләре калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International