Әтнә муниципаль районында профсоюз активы конференциясе булды. Аның эшендә Әтнә муниципаль районы җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Хәсбиуллин Искәндәр Илнур улы, Әтнә муниципаль районының "Спорт мәктәбе" җитәкчесе Сафин Риназ Мансур улы катнашты. Республика комитетының Әтнә муниципаль районындагы ышанычлы кешесе Моратова Гөлсия Рәдиф кызы 2025 елда профсоюз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде һәм 2026 елга төп бурычларны билгеләде. Шулай ук Әтнә муниципаль районының "Спорт мәктәбе" җитәкчесе Сафин Риназ Мансур улы чыгыш ясады. Иң яхшы профсоюз активистларын Татарстан Республикасы профсоюз оешмасының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр