Биредә авыл җирлеге башлыклары һәм кайбер оешма җитәкчеләре дә катнашты. Гадәттә, зур бәйрәм чаралары алдыннан шундый форматта үтә ул. Утырышта Татарстан Республикасы буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең Әтнә районы буенча кураторы Айдар Давлетъяров та катнашты.
Аңлагансыздыр, алда зур бәйрәм – Яңа ел чаралары көтелә. Быел ул бераз җыенкырак узса да, Кыш бабайлар парады, Яңа ел төне һәм иске Яңа елны каршылау чараларында тамашачылар күп булыр дип көтелә. Бу уңайдан, бәхәссез, куркынычсызлык иң мөһим проблемага әйләнә. Ә монысы Олы Әтнә авыл җирлегенә һәм район “Полиция” бүлегенә генә кагылмый, комиссия утырышында катнашучыларның уртак проблемасы ул. Кыскасы, халык күп җыелган урыннарның барысы да террорчылыкка каршы тиешле сакланыш белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Бу уңайдан Биектау районы буенча тармактан тыш сак бүлегенең үзәк пункты начальнигы Ленар Лотфрахманов чыгышы да тыңланды.
Тагын бер хәл итеп бетерәсе мәсьәлә – мәчетләрне паспортлаштыру. Бу хакта районның имам-мөхтәсибе сөйләп үтте. Шөкер, әлегә ул уңай хәл ителә. Шулай да дин тотканда җәмәгать куркынычсызлыгы һәрдаим күз уңында булырга тиеш.
Ә менә районда “2019-2023 елларны Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы комплекслы чаралар буенча мәгариф бүлеге мөдире һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе чыгышлары тыңланды. Шулай ук массакүләм-мәгълүмат чараларында, район башкарма комитетының тармак карамагындагы учреждениеләренең мәгълүмати-пропаганда төркемнәренең социаль челтәрләрендә пропаганда-профилактика эшен камилләштерү торышы һәм чаралары турында, белем бирү мохитенең куркынычсызлыгын һәм укучыларның деструктив тәртибен мониторинглау нәтиҗәләре буенча ачыкланган психологик куркыныч төркемнәре булган мәгариф оешмаларында профилактика эшен камилләштерү, шулай ук анда җаваплы затларның һәм педагогларның, психологларның катнашуы хакында да фикер алыштылар.