Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы.

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бәрәзә мәданият йортында, "Ватанны саклаучылар елы" ачылу
тантанасы узды. "Ир асылы ил бизи" чарасына Бәрәзә, Бәрәскә авылларының кайнар
нокталарда катнашкан ир-егетләре очрашуга чакырылды. Укучылар өчен бик кызыклы,
мавыктыргыч, патриотик чара булды. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән
шөгыльләнү, шәхси сыйфатларны үстерү һәм югары максатларга омтылу кирәклеге
турында сүз барды. Армиядә хезмәт итү, Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби
бурычны намуслы үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның милли иминлеген тәэмин итү
зарурлыгы билгеләп үтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International