Әтнә муниципаль районының «Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар өчен «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!" акциясе узды. Акциядә 67 кеше катнашты.
Әлеге акциянең максаты 9 һәм 11 сыйныф укучыларын ТДИ һәм БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә шулай ук агымдагы елда имтиханнарга психологик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү кебек мәсьәләләрне хәл итүдә көчләрен сынап карау иде.
Әлеге акцияне уздыру йомгаклары буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының «Математика» предметы буенча контроль-үлчәү материалларының демонстрацион версиясен хәл итү барышында педагоглар белән бергә алынган нәтиҗәләрне анализлау мөмкинлеге бар.