Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Гармуным-гомер юлдашым “

2023 елның 10 марты, җомга

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Гармуным-гомер юлдашым “ дип исемләнгән бик матур концерт булып үтте.Концертыбызга кунакка кайткан гармунчылар белән беррәттән,үзебезнең район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сөмбел” халык вокаль ансамбле,балалар сәнгать мәктәбеннән “Ал чәчәк” үрнәк бию төркеме, “Алканат” бию төркеме,шулай ук балалар сәнгать мәктәбеннән “Шатлык”  балалар вокаль ансамбле,районыбызның данлыклы артистлары, һәм үзешчән артистларыбыз да катнашты.Концертка,махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әти-әниләре,тормыш иптәшләре дә чакырылды,аларга яз символы булган ләлә чәчәкләре тапшырылып,үзләренә чәй өстәле әзерләнде.Концерт бик югары дәрәҗәдә узды.Тамашачылар бик яратып кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International