«Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!»

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 9-29 декабрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә  «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!» акциясе уза.

 Акциянең төп бурычлары 9 һәм 11 сыйныф укучыларын ТДИ һәм БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә балаларга үз көчләрен сынап карау, контроль-үлчәү материалларының демонстрация версиясе барышында педагоглар белән бергә алынган нәтиҗәләрне анализлау.

 19 декабрь көнне Олы Әтнә урта мәктәбендә «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!» акциясе булып узды. Анда 9 сыйныфта белем алучы 104 укучы һәм 11 сыйныфта белем алучы 32 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International